Минем ирем Абдуллин Рүзәл, озак еллар заготконторада эшләп, 2014 елны пенсиягә чыкты. Ул 2004 елда «Россия кулланучылар кооперациясендә фидакарь хезмәт өчен» билгесе белән бүләкләнде. Бу да – законда каралганча, Россия бүләге түгелме соң? Пенсия рәсмиләштергәндә аны игътибарга алмадылар. Шушы бүләк нигезендә «Хезмәт ветераны» исемен алып буламы икән?
Фәнисә Абдуллина,
Әтнә районы, Күәм авылы
Юрист Александра Попова:
– «Россия кулланучылар кооперациясендә фидакарь хезмәт өчен» билгесе «Хезмәт ветераны» исемен алырга хокук бирми, чөнки ул дәүләт бүләге булып саналмый.