Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмалары ябылды

Бүгеннән башлап, Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмаларының күпчелеге эшен туктатты.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

“2020 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре, балалар өчен күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген туктатып торырга”, – диелгән карарда.


Фикер өстәү