Республиканың 31 районында культураларны тукландыру эшләре башланды   

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җаваплы да, мәшәкатьле дә чорга керде. Яз иртә килгәнлектән, быел аларга итәк-чабуларын тизрәк җыеп, эшне алданрак башларга туры килде. Хәер, үзләре, иртә түгел, ә бик вакытлы, ди. Быел алар нинди уңышка өметләнә? Иртә яз уңышка ничек тәэсир итәр? «ВТ» хәбәрчесе районнардагы вазгыятьне белеште.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, әлегә язгы кыр эшләре 31 районда башланды. 25 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада уҗым культуралары – 111,7 мең (барлыгы 486,7 мең гектар), күпьеллык үләннәр 29,1 мең гектар (барлыгы 484,1 мең)  мәйданда тукландырылган. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә матур һава торышы булачагына өметләндерә. Димәк, җирләр кибенгәч, тиздән башка районнар да эшкә керешер.

– Районнардан, ашламаны иртә кертмибезме, дигән сораулар килә. Галимнәр һәм белгечләр киңәше буенча, җирне иртә тукландыру акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Аеруча бу уҗым культуралары көчсезләнгән урыннар өчен яхшы. Шуңа күрә эшләрне беренче чиратта шундый урыннардан башларга кирәк. Хәзерге вакытта без башлаган тукландыру эшне агрегатларга һәм эшчеләргә тигез бүләргә ярдәм итәчәк, – дип саный министр Марат Җәббаров.

Язгы кыр эшләренең болай иртә башлануы уңышка ничек тәэсир итәр соң? Кайбер белгечләр күзәтүләреннән чыгып, үз фаразларын китерә. Алар әйтүенчә, соңгы 30 елда Татарстанда иң күп уңыш 1997 һәм 2008 елларда җыеп алынган булган. Шул ук вакытта, 1997 елда язгы кыр эшләренә соңрак – 24 апрельдә генә керешкән булганнар. Ул елны республика аграрийлары 6,2 млн тонна иген җыеп алган. 2008 елда ашлама кертү эшләре уртача вакыттан иртәрәк – апрель башында башланган. Ул вакытта амбарларга 6,3 млн тонна ашлык кайткан. Димәк, эшнең алдан яки соңрак башлануы гына уңышның мулдан җыелып алынуы өчен әллә ни әһәмиятле түгел икән.

– Уңышның күләме игеннәрнең вегетация чорында нинди һава торышы торуына да бәйле. Шулай ук, яхшы нәтиҗә булсын өчен, барлык технологияләрне үтәргә кирәк, – ди белгечләр. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер районнарда хуҗалыклар һәм фермерлар эш планнарын барлый.

Киләсе атна башында язгы кыр эшләрендә эшләячәк барлык машиналарны кабул итәргә тиешләр. Әлегә булган мәгълүматлар буенча, тракторларның 94 проценты, чәчкеч комплексларының 92 проценты әзер.

«Авыру безнең дә башны авырттыра» 

Тәтешлеләр язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште. Алар узган атнада ук тукландыруга алынды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев әйтүенчә, әлеге эшләр инде ахырына якынлаша.

– Быел безнең алда беренчелеккә чыгу бурычы тора. Шуңа күрә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Ләкин, белмим инде, мондый темплар белән ничек эшләрбез… Коронавирусның йогынтысын без дә бик нык сизә башладык. Бөтен эш тоткарлана. Техника, запас частьлар, башка материаллар кыйммәтләнә башлады. Куелган бурычларны яңадан карарга туры килә. Ягулык буенча да бераз авырлыклар булыр инде… Чөгендер, кукуруз орлыкларын алырга кирәк хәзер. Алар да кыйммәтләнә. Дәүләт чикләре ябылса, нишләрбез? Билгесезлек тә бар. Кыскасы, барысын да уйласаң, җыела инде. Ләкин зарланудан мәгънә юк, эшләргә кирәк, – ди Ирек Садриев.

Язгы кыр эшләренә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары чыкты.

Мамадышлылар язгы кыр эшләренә узган ялларда чыккан. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов әйтүенчә, бүген алар да башкалар кебек үк, күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыра.

– Быел башка еллардан 15 – 20 көнгә алданрак чыксак та, бик вакытлы булды. Бернинди дә авырлык юк. Техникаларыбыз әзер, ашламалар кайта. Уңыш күләме буенча фаразлау читен, чөнки авыл хуҗалыгында күп нәрсә һава торышына бәйле. Иң мөһиме – вакытны заяга уздырмыйча, бөтен көчне тиешенчә эшләп чыгарга куярга кирәк. Моның өчен механизаторлар ике сменада эшләргә тиеш. Без әлегә бер сменада гына эшлибез, – диде ул.

Узган ел республиканың шактый уҗымы харап булган иде. Быел андый проблемаларның ишетелгәне юк. Мамадышта да уҗымнар яхшы кышлаган.

– Алда суыклар булмаса, югалтулар булмаска тиеш. Туң аска киткәч, дым яхшы була. Яңгырлар да явып тора. Кар үзе үк ашлама инде ул, – ди Ильяс Гаптрахимов.

Зәй районы аграрийлары, елдагыча, күпләрдән өлгер булып чыкты. Алар инде көзге культураларның бер катын тукландырып бетергән. Бераздан, тырмага чыккач, тагын бер кат тамырдан тукландырачаклар. Күпьеллык үләннәрнең 800 гектар мәйданы эшләнгән.

– Аларның барысын да тукландырмаячакбыз. Бары тик сенажга дигәнен генә, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев. – Быел бик иртә чыктык. Безнең әле мондый ысул белән мартта эш башлаган юк иде. Ләкин моңа карап кына уңышны фаразлау бик үк дөрес булмас. 20 марттан 21енә каршы төнне катырды. Төнге 2дә эшкә тотындык. Барлык техника әзер иде. Дүрт «Барс» агрегаты тәүлек буе эшләде. Сибеп тә бетердек, өстеннән кар да явып китте. Яңгыры да булды. Димәк, ашламалар барып җитте. Апрель башында температураның күтәрелүен көтәбез.

Аның сүзләре буенча, чәчү эшләре якынча атна-ун көннән соң башланачак. Орлык юнәтү буенча да проблемалар юклыгын әйтте.

– 1995 елда 30 апрельдә чәчүне тәмамлаган идек инде. Безнең «Агросила» оешмасының орлык заводы бар. Орлыкларны кайтарып куйдык. Безнең быел орлыкның 75 проценты оригиналь һәм элиталы, – диде ул.

Ашлама дигәннән, министрлык ашламалар алыр өчен субсидия дә бирә. Тик әлеге ярдәм барлык хуҗалыкларга да каралмаган. Эшләп ашарга туры киләчәк, ягъни матди ярдәмне чәчүлек мәйданының бер гектарына кимендә 35 кг ашлама туплый алган хуҗалыклар гына алачак. Гомумән, республика буенча быел аграрийларга гектарына 70 кг ашлама кертү бурычы куелды. Шуңа күрә күрсәткечләре түбән булган районнарга эшләрен активлаштырырга туры киләчәк. Районнарда ашлама туплау буенча шактый аермалыклар бар. Мәсәлән, без сөйләшкән Мамадыш районында әлегә гектарына 50 кг  ашлама әзерләгәннәр. Тик алар аны тагын да арттырачакбыз, ди. Ә менә Тәтеш районы хуҗалыклары норманы арттырып үтәгән хәтта. Алар чәчүлек мәйданнарына 82 кг ашлама керткән. Зәйлеләр, соңгы мәгълүматлар буенча, гектарына 83 кг ашлама әзерләгән.

Моннан тыш, министрлык хуҗалыклардан ташламалы ягулык өчен дә гаризалар көтеп ала.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү