БМВ һәм Лада автомобиле маңгайга-маңгай бәрелешкән

Кичә Татарстанда Лада һәм БМВ машиналары маңгайга-маңгай  бәрелешкән. Зыян күрүчеләр бар. 

«Лада Калина шоферы зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм автомобиль идарәсен югалта. Нәтиҗәдә, җиңел машиналар капма-каршы бәрелешә. Авария факты буенча административ тикшерү бара», — дип сөйләде РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Чит ил машинасы руле артында хатын-кыз булган. Ул кулын сындырган.

Бәхеткә, ике шофер һәм пассажир да куркынычсызлык каешларын эләктергән була. Югыйсә, юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре җитдирәк булырга да мөмкин иде.


Фикер өстәү