«Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланып, хастаханәдән чыккан

«Зенит-Казан» клубы волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланды һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Эрвин Нгапет тулысынча сәламәт, ул үзен яхшы хис итә. Бүген пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар», — дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Фикер өстәү