Дмитрий Лопушов: Коронавирусны йоктыру куркынычы тәмәке тартучыларга да яный

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов 26 март көнне “Инстаграм” социаль челтәрендә коронавирус турында халык сорауларына җавап бирде. Туры эфир рәвешендә барган аралашуда ул Татарстандагы вазгыять, вирусның үзлекләре һәм саклану чаралары турында кабат искә төшерде.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, без хәзер авыруның күтәрелеш периодына кердек. “Медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзорның бурычы – бу күтәрелешне минимум дәрәҗәсенә төшерү, вирус таралуның вакытын сузу, шул рәвешле, авыручыларның санын киметү”, – диде ул. Алда көтеләсе бер атналык ял да моңа бер этәргеч булырга тиеш дип саный белгеч. Шуңа да ул дисциплинаны сакларга, кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

– Чит илләрдән кайтучыларны күзәтеп торырга тырышабыз, әмма барысын да колачлап бетерү мөмкин түгел. Шуңа да яңа кайтучыларны изоляция шартларына күчәргә һәм “кайнар линия” телефон номерына шалтыратырга сорыйбыз, – диде Лопушов.

Белгеч коронавируска бәйле анализларны тапшыру кагыйдәләрен дә искә төшерде. Кан алу теләсә кайсы медицина оешмасында башкарыла. Тикшеренүне медицина хезмәткәрләре түбәндәге очракта билгели: «пневмония» диагнозы куелса; соңгы 14 көн эчендә коронавирус ачыкланган кешеләр белән тыгыз контактта булсагыз; эпидемиологик вазгыять тотрыксыз булган ил һәм төбәкләрдән кайтсагыз; коронавируска бәйле рәвештә медицина күзәтүе астында торган кешеләр белән контактта булсагыз. Әлеге тикшеренү бушлай.
Вирусны йоктыру куркынычы күбрәк өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә янавы билгеле. Дмитрий Лопушов исә тәмәке тартучыларны да бу төркемгә кертте. “Коронавирус инфекциясе кешенең үпкәсенә тәэсир итә. Ә тәмәке тартучыларның үпкәсе никотин аркасында болай да көчсезләнгән була”, – диде ул.


Фикер өстәү