Чит ил булмаса, Кырым бар: апрель ахырында Казаннан рейслар ачыла

Чикләр ябыла дип кайгырасы юк. Үзебездә   ял итәрлек урыннар  беткәнмени!  Җитмәсә,  Nordwind Airlines Казаннан Кырымга турыдан-туры рейслар оештырырга җыена. 

Беренче самолет Симферопольгә 23 апрельдә  очар дип көтелә.  Ул атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә булачак. Җәй көне исә  тагын да арттырырга җыеналар. 3 июньнән самолетлар дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе юл алачак.  Барып кайту уртача 12 мең тирәсе булыр дип фаразлана.  Апрель аенда Казаннан Кырымга   поездлар да йөри башлый дип хәбәр итәләр. Билетлар сатыла башлаган инде.


Фикер өстәү