Татарстан укучыларының каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтылды

Татарстанда балаларның язгы каникулллары озайтыла.
Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору һәм саклык максатынна каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Әлеге карар бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Белем бирү учреждениеләре, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — диде ул.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә дә каникуллар 12сенә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү