Балалар бакчалары ябыламы?

Татарстандагы балалар бакчалары бер атналык ялга ябылмый. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, 30 марттан алып 3 апрельгә кадәр алар элеккечә эш режимында калачак.
– Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бөтенләй ябу мөмкин эш түгел. Һөнәрләренә бәйле рәвештә эшчәнлеген туктата алмаган ата-аналарга балаларын бакчада калдыру мөмкинлеге бирелә, – диде ул.
Татарстанда шулай ук мәктәп укучылары өчен каникулның 12 апрельгә кадәр озайтулары хакында билгеле булды. Бу өстәмә белем бирү оешмалары, спорт, музыкаль, сәнгать мәктәпләренә дә кагыла.


Фикер өстәү