«Коронавируслы» үзгәрешләр: балалар бакчалары эшли, каникуллар озайтыла, күңел ачу урыннары ябыла

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус инфекциясенә бәйле брифингта халыкны игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә өндәде.

 Балалар бакчалары ябылмый

Татарстандагы балалар бакчалары бер атналык ялга ябылмый. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, 30 марттан алып 3 апрельгә кадәр алар элекке эш режимында калачак.

– Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бөтенләй ябу мөмкин эш түгел. Һөнәрләренә бәйле рәвештә эшчәнлеген туктата алмаган ата-аналарга балаларын бакчада калдыру мөмкинлеге бирелә, – диде ул.

Татарстанда шулай ук мәктәп укучылары өчен каникулның 12 апрельгә кадәр озайтылуы билгеле булды. Бу өстәмә белем бирү оешмалары, спорт, музыка, сәнгать мәктәпләренә дә кагыла.

Күңел ачмый торабыз

Брифингта билгеле булганча, 28 марттан Татарстандагы барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре эшчәнлеген туктатып тора. Республика территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес заллары, кинотеатр, төнге клублар да эшчәнлеген туктата.

– Татарстан Президенты сәүдә, күңел ачу үзәкләрен ябарга боерды. Искәрмә андагы азык-төлек кибетләре һәм даруханәләргә генә кагыла, – дип аңлатты Фазлыева.

Татарстан Президентының кафе-рестораннар буенча да аерым йөкләмәсе бар. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, аларга дезинфекцияне тиешенчә тәэмин итәргә кушылган, залда 20дән артык кеше утырырга тиеш түгел.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җәмәгать туклануы оешмаларына киңәш буларак тәкъдим ителгән чараларның (сыек сабын, кәгазь сөлге, антисептик) хәзер инде зарури булуын искәртте. Ресторан һәм кафеларда дезинфекция чаралары күрелергә, оешма директорлары исә хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында кайгыртып торырга тиеш.

Тәртип бозмаска!

Өйдә генә утыра алмаган кешеләрне МВД һәм Роспотребнадзор вәкилләре кисәтә: кагыйдә бозучыларга җәзасы бар. Административ җаваплылык, хастаханәгә салу, фатирлар буенча рейдлар – болар изоляция шартларына күчкән кешеләргә дә, сәламәтлекләренә битараф булучыларга да кагыла. Марина Патяшина сүзләренчә, тиешле органнарда читтән кайтучыларның исемлеге бар.

– Изоляциядә утыручыларның өйләренә барып рейдлар оештыру каралган. Тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартачаклар. Режим бозу кабатланса, судка гариза биреләчәк һәм бу кешене хастаханәгә салачаклар, – диде ул.

Рейд барышында нәрсәгә игътибар итәчәкләр? Иң элек – карантин шартларына. Изоляциядә утырган кеше аерым бүлмәдә булырга, аннан чыккан очракта, мәҗбүри рәвештә медицина битлеге кияргә тиеш. Аерым савыт-саба, шәхси гигиена кирәк-яраклары турында да онытмау зарури. Өйне исә даими дезинфекцияләп һәм җилләтеп тору мөһим.

Авиабилет сатып алырга теләүчеләрне, үз машинасы белән Россия чиген узарга җыенучыларны да «тотачаклар». Телефон, банк карталары ярдәмендә күзәтү – мөмкин хәл. Шуңа күрә Патяшина тәртипсезләнмәскә куша.

Халык исә кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләр турында прокуратура, МВД, Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итә ала, шулай ук «Халык контроле» дә мөрәҗәгатьләр кабул итә.

Куанычлы хәбәр

Татарстанда вирус йоктыруның 10 очрагы бар, шуларның берсе – Чаллыда. Барысы да – читтән кергән кешеләр. Беренче дәваланучы да билгеле: Казанның «Зенит» волейбол командасы уенчысы Эрвин Нгапетны хастаханәдән чыгардылар.

 

– Ул үзен яхшы хис итә, елмая, табибларга рәхмәт әйтә.  Имеш-мимешләргә карамастан, спортчы режимны саклаган, Казанга кайтуга изоляция шартларына күчеп, чир билгеләре барлыкка килү белән, Роспотребнадзорга хәбәр иткән, – диде Ләйлә Фазлыева.

 

 «Кайнар линия» телефоннары

Оператив штаб:

8(800) 222-59-00.

Туризм буенча комитет:

8(843) 222-90-31.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм «кайнар линия»се:

8(800) 2000-112.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 


Фикер өстәү