Киләсе атнаны ничек уздырырга җыенасыз?

Россия Президенты 30 марттан 5 апрельгә түләүле ял атнасы дип игълан итте. Күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар эшләми, зур чаралар кичектерелә. Сүз уңаеннан, татар эстрадасы артистлары интернет аша концерт оештырып халыкның күңелен күрергә тырыша. Ә сез киләсе атнаны ничек уздырырга җыенасыз?

 Зөфәр Гыймаев, Татарстанның халык рәссамы:

– Безнең эш ниндидер кысаларга һәм графикка куып кертелмәгән, шуңа күрә гадәттәгечә эшләүне дәвам итәм. Шәхесләр портретларын язам, Ренат Таҗетдинов белән кызыклы гына картина килеп чыгар төсле… Коронавирус дигәннән. Бу чирдән бигрәк, халык куркудан кырыла башламагае дим мин. Дөнья буенча шулкадәр куркыту бара, хәтта танышларымда депрессия билгеләре күзәтелә башлады. Яшәүдән гамь китмәсен. Аның өчен максатың, планнарың булу кирәк. Ул чакта хәтта коронавирус та бик вак нәрсә булып кала.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:

– Тагын бер атна ял бирелү – ул халыкны кайгырту. Без бу көннәрдә беркая да барырга җыенмыйбыз. Зөлфия апаң белән оныклар карыйбыз. Мәш киләбез. Олы улымның өендә ремонт бара. Алар үз эшләре белән мәшгуль, без рәхәтләнеп ял итәбез. Оныклар белән күңелләр яшәрә. Бер атна ялны дәүләт күңел ачар өчен биргән дип уйлап ялгышмасак иде. Без бер-беребезне сакларга тиеш. Әлеге вирус таралуны да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынаудыр дип тә кабул итәм. Әзрәк кенә адәм балаларын күктән җиргә төшерү дә кирәк иде. Алайса, кеше ачтан үләрмен дип кибеткә чаба, мәчеткә барып дога кылучысы сирәк.

Равил Хәлиев, Кукмара районының баш табибы:

– Кеше ял итсә дә, без эшлибез. Хастаханәләр эштән туктый алмый. Әлегә шөкер, безгә авырып килүчеләр юк. Профилактик чаралар уздырабыз. Халыкка аңлату эшләре алып барабыз. Тик кешеләр генә тыңламый. Каядыр йөрүләрне туктатырга кирәк. Тикмәгә генә ил күләмендә эштән туктатып тормыйлар. Паникага бирелмичә, кушылганнарны үтәп сабыр итеп торырга кирәк.

Фәния Вәлиева, фельдшер (Буа районы, Яңа Тинчәле авылы):

– Фельдшерлар андый ялларның нәрсә икәнен белми шул. Шуңа күрә аны ничек уздыру турында кешегә киңәш бирә алмыйм. Шәһәрдәгеләр өйдә эш таба алмыйча йөдәсә, авылга кайтсын, монда җитәрлек. Авылыбызның мәктәп укучылары каникулда, кечерәкләр бакчага йөри. Безне коронавирус ул кадәр куркытмый әле. Соңгы атна-ун көндә каты йөткереп, температурасы күтәрелгән авырулар күбәйде. Көн саен чакырулар булып тора. Олыларның кан басымы күтәрелә, операция ясатып кайтучылар бар. Иртән иртүк эшкә килгәнче шуларның хәлен белеп, тиешле ярдәм күрсәтеп кайтам.


Фикер өстәү