Битлеккә кытлык ясап, кешеләрнең сәламәтлеге белән уйнап, кесә калынайтучыларга көн бетә

Иң зур байлык – кеше сәламәтлеге. Татарстан Президенты коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү буенча оператив штабның Чаллыда узган утырышында шулай диде. Ә моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов автомобиль заводының төп конвейерында булып, “КамАЗ”да вирус таралуга каршы күрелә торган чаралар белән танышты.

Биредә, аерым алганда, цехларны пирометр – тән температурасын тәнгә тидермичә генә үлчәү җайланмалары белән тәэмин итү төгәлләнеп килә, хезмәткәрләргә битлекләр, кулларына сөртү өчен антисептиклар өләшенә икән. Президент эшчеләр белән дә аралашты. Алар, завод тукталып кына калмасын, эшләү теләге бик көчле бездә, дигәнрәк фикерләре белән уртаклашты.

Утырышка килгәндә, иң элек медицина битлекләрен өзлексез җитештерү темасы күтәрелде. Президент Татарстанда ике заводның битлеккә кытлыкны бетерергә әзер булуын билгеләп үтте.

– Бу мәсьәләнең әлегәчә хәл ителмәвенә гаҗәпләнәм. Эпидемиологик хәлләр начарайган бер мәлдә базарда спекуляция чәчәк ата. Битлектән кытлык ясап, кешеләрнең сәламәтлеге белән уйнап, кесәләрен  калынайтучыларга карата катгый чаралар күрергә – хәтта җинаять эшләре дә кузгатырга кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул оператив штабка Россия халкына мөрәҗәгате кысасында ил Президенты тарафыннан кушылган барлык эшләрне тулы күләмендә оештырырга кушты. Шул ук вакытта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозовтан республика предприятиеләренә антисептиклар һәм медицина битлекләре өчен материаллар җитештерүгә ярдәм итүне сорады.

Президент республикада икътисадны тотрыклы үстерү планы кабул ителүен билгеләп үтте. Кибетләрдә көн саен халык өчен иң кирәкле товарларның бармы-юкмы икәне, аларның бәясе күзәтеп торыла, кешеләрне эшле итү, җирле җитештерүчеләргә булышу буенча чаралар күрелә.

Татарстан җитәкчесе төп предприятиеләребезгә ярдәм итүнең мөһимлеген искәртте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта ярдәм кулы сузу күздә тотылган оешмалар исемлеге федераль дәрәҗәдә булдырылып килә. Ул шулай ук бүгенге катлаулы шартларда комплектлау детальләрен җитештерү буенча импортны алыштыру мәсьәләсенең кискен төстә килеп басуын әйтте. Президент фикеренчә, аеруча кирәкле компонентлар исемлеген төзеп, аларны ничек тә тизрәк җитештерә башлау өчен федераль үзәктән әлеге проектларга акча җәлеп итү мәсьәләсен хәл кылу шарт.

“КамАЗ” заводындагы утырышка кадәр Президентның Алабуга махсус икътисади зонасында булып, “Полиматиз” заводы белән танышуын әйтеп үтәргә кирәк. Биредә полипропиленнан “спанбонд” тибындагы заманча материаллар җитештерелә. Рөстәм Миңнеханов завод җитәкчелеге белән медицина битлекләре өчен материал җитештерү мәсьәләсен карады. Завод җитәкчелеге һәм эшчеләр белән очрашуында җитештерүне 10 тапкыр арттыруга әзер булу турында белдерелде. Завод март башыннан бүгенгәчә 67,4 тонна материал җитештергән. Хәзер ул җитештерүне аена 600 тоннага җиткерергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан чимал алучы предприятиеләрдән медицина битлеген сатып алу күләмен арттыру мәсьәләсен карарга кушты. Бу заводлар барысы да республикадан читтә урнашкан. Без алардан гадәттәгедән күбрәк продукция сатып алырга әзер, диде ул.

 

Фото: uborka.com.ua

 

 


Фикер өстәү