Электрон «больничный»ны ничек алырга?

Социаль иминиятләштерү фонды, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, читтән торып электрон «больничный»лар бирә башлады. Моның өчен Россия хөкүмәте «03-карантин» дигән код белән бюллетеньнәр рәсмиләштерүнең яңа тәртибен раслады.

? Мондый «больничный»ны ничек рәсмиләштерергә?

–  Чит илдән кайткан кешегә Социаль иминиятләштерү фонды сайтына (fss.ru) керергә һәм чит ил паспортының дәүләт чигеннән чыгу турында билге сугылган битен яки юл документлары сканын куеп, электрон гариза язарга кирәк. «Больничный» алу өчен гаризаны үзең өчен генә дә, бергә яшәүче гаилә әгъзалары өчен дә тапшырырга мөмкин. Сайттагы «шәхси кабинет» аша тапшырылган гариза буенча эшкә яраксызлык кәгазе, үзәкләштерелгән төстә, барлык кешеләр өчен бер поликлиникада ачыла һәм ябыла. Татарстанда бу – 18 нче шәһәр поликлиникасы.

? Электрон бюллетень карантин чорында кайсы көннән ачыла һәм күпме вакытка бирелә?

– Россиягә әйләнеп кайту көненнән башлап (чит ил паспортындагы штампта күрсәтелгән дата буенча) ачыла. Документлар фондның сайтындагы «шәхси кабинет» аша тапшырылган очракта, поликлиника фондтан карантинда утыручының гаризасы буенча мәгълүмат алганнан соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча «больничный» кәгазен бирү турында карар кабул итә. Шуннан соң «шәхси кабинет»та бу хакта мәгълүмат пәйда була.

? Читтән торып бирелгән электрон «больничный»ларга ничегрәк түләнелә?

– Түләү ике этапта башкарыла. Башта вакытлыча өйдә утырган беренче җиде көн (календарь көне) өчен, шуннан соң эшләмичә үткәрергә туры килгән башка көннәр өчен. Социаль иминиятләштерү фондына тапшырылган гариза, үзәкләштерелгән төстә каралгач, поликлиникага җибәрелә.  Шуннан инде икенче көнне үк «больничный» рәсмиләштерелә. Аннары ике көннән соң карантинда үткәрелгән беренче җиде көн өчен түләнелә. «03-карантин» коды белән рәсмиләштерелгән «больничный» буенча түләү күләме, закон нигезендә, гадәттәгечә булачак.

? Чит илдә булмаган кешедә коронавирус йоктырганлык турында шик туса, нишләргә?

– Мондый кеше, медицина оешмасына шалтыратып, үзе турында мәгълүматлар җиткерергә тиеш. Сырхауны фельдшер килеп карый. Коронавирус инфекциясе билгеләре бар икән, кирәкле анализлар тапшырырга куша. Сырхауның башкача чирләп китүе ачыкланса, «больничный» бүтән код буенча ачыла.

? Интернет булмаса, электрон «больничный»ны ничек ачарга?

– Социаль иминиятләштерү фонды сайтында фәкать гариза гына тапшырыла. «Больничный» кәгазе үзе вәкаләтле медицина оешмасында (18 нче шәһәр поликлиникасында) рәсмиләштерелә. Интернет юк икән, шушы оешмага шалтыратып, үзең турында хәбәр итү дә җитә. Шуннан соң поликлиника «больничный» кәгазен тутыра. Бу документ эш бирүчегә җибәрелеп, аның буенча түләнелә.  Карантинда утыру вакыты төгәлләнгәннән соң электрон бюллетень бирелгәнлеккә талон алу өчен, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк (Россиянең дәүләт чигеннән чыкканлыкны раслаган документлар белән).

? Кайберәүләр, килеп туган хәлдән файдаланып, сәбәпләре булмаган килеш тә эшкә чыкмаска мөмкин. Бу хәл ничек җайга салыначак?

– «03-карантин» коды белән эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен ил чигеннән чыгу турындагы билге сугылган чит ил паспорты бите яки юл документлары сканын күрсәтергә кирәк. Мәгълүматларны тикшерү барышында боларның юклыгы ачыкланса, «больничный» түләнми.

? «Больничный» рәсмиләштерү буенча сорау туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Бу җәһәттән борчыласы юк, барлык бюллетеньнәр билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштереләчәк. Сорау туган очракта, Социаль иминиятләштерү фондының «кайнар линия» телефонына (216-00-19) шалтыратып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү