Путин дару бәяләрен “туңдырырга” кушты

Президент Владимир Путин эпидемияләр килеп чыгу янаганда яки гадәттән тыш хәлләр килеп туганда Хөкүмәтнең дарулар һәм медицина кирәк-яраклары бәяләрен чикләүгә хокукы турында законга кул куйды, дип яза “Российская газета”.

Шулай итеп, Министрлар Кабинеты кеше гомерен саклап калу өчен беренче чиратта кирәкле дарулар исемлегенә кермәгән препаратларга да ваклап сатуда чик бәяләрне, шулай ук җитештерүчеләрнең дарулар җибәрүгә чик бәяләрен, аларга өстәмә хакның чик күрсәткечләрен (НДС белән) билгеләргә мөмкин.

Мондый чараны кертүнең шарты – эпидемия, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яки даруларның берничә төбәктә 30 көн дәвамында 30 проценттан күбрәккә нигезсез үсүе.

Хәер, Хөкүмәткә карата да чикләүләр бар: ул дарулар бәясен күп дигәндә 90 көнгә генә “туңдырырга” мөмкин.


Фикер өстәү