Авылның беренче комсомолы

Авылдашым Наҗия апа Абзалова, авыл тарихын барлау өчен дип, әтисе Ризаәтдин абыйның язмаларын тапшырган иде. Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле Риза абыйны. Укымышлы мулла нәселеннән чыккан егет инкыйлаб тарафдары була. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, аның ялгышлыклары да шактый булгандыр, бәлки. Әмма ул – чын күңеленнән ышанып, яңа тормыш төзүгә бөтен барлыгын биргән гаярь егет. Нәкъ менә шундый кешеләребезнең язмышы аша без бүген тарихны өйрәнә, нечкәлекләрен күрә алабыз да инде.

 

Челпәрәмә килгән хыяллар

Атам Абзалетдин дөньяга килүемне бик сөенеп каршы ала. Төрек илендәге Риза паша, Фарсыдагы Риза кази исемен лаек табып, шулар кебек, янәсе, минем бала да шөһрәт, дан казансын дигән уй белән Ризаәтдин дип куша. Үзенчә мине укытырга уйлый. Шулай матур хыяллар белән яшәгәндә, аны 1914 елны Беренче Бөтендөнья сугышына алалар. Анам 3 бала белән солдатка булып кала. 1917 елны Гражданнар сугышы башлана. Тормыш көннән-көн авырая. Хәтта халыкка көндәлек кирәк әйберләр – тоз, шырпы, керосин, сабын, инә-төймә, каптырма кебек нәрсәләр дә булмый. Кичен чыра яндыралар, утны чакматаш белән табалар. Ризыкны тозсыз ашыйлар. Шундый авыр елларның берсендә, 1920 елны анам Сабира, унике көн бала таба алмыйча ятып, унөченчесендә үлеп китә. Без, 3 бала, авыр елларда әнисез ятим калабыз. Димәк, атамның да якты хыяллары челпәрәмә килә.

Ачлык

1921 елны коточкыч ачлык башлана. Шуның белән бергә нинди генә йогышлы авыру бар – барысы да халык арасында тарала: түләмә, тимрәү, сары, корчаңгы һ.б. Халык бигрәк тә тифтан кырыла. Хәтта кабер казырга кеше булмый, бер кабергә 5-6 кеше күмәләр. Халык имән әкәләсе, куак бөреләре, алабута, агач кайрысы, эт, мәче, тычкан – берсен дә калдырмый ашый. Моны үзе күрмәгән кешегә сөйләп кенә аңлату бик читен.

Атам тәрбиясе

Атам Абзалетдин 1870 елда Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районының Айдар авылында туа. Үсеп буйга җиткәч, читкә чыгып китә. 1905 елны реакция режимы башлангач, туган авылына кайта. Урыс телен яхшы белә, немецча сукалый. Соңгы көненә кадәр китаптан аерылмады. Беренче мәртәбә укырга-язарга атамнан өйрәндем. Ул миңа көн саен бер-ике сәгать әхлакый тәрбия бирә иде. Олы кешеләргә алдан сәлам бирергә, юлда синнән олырак кеше алдан барса, аннан рөхсәт сорамыйча, узып китмәскә өйрәтте. Олы кешенең сүзе ялган булса да, бәхәскә кермәскә өндәде, тыңлап кына утыр, дия иде. Атам кеше әйберенә, дәүләт әйберенә тимәскә кушты. Әмма бер вакыйга онытылмаслык булды.

1924 ел. Бер төркем ир бала Мөхетдинов Сибагат дигән кешенең бакчасына төнлә кыяр урларга кердек. Караңгы, күз күрми, көтү кебек, бакчада бөтен җирне таптап бетергәнбез, күрәсең.

Иртәгесен атам йөзен дә бозмады, ашатты, эчерде, аннан соң кулымнан эләктереп алды да, сукмый, кыйнамый-нитми, идән астына ябып куйды.

Сибагат абзыйның карчыгы Фәхерниса әби безнең әтигә килгән дә: «Син, Абзалетдин, үзең әйбәт, акыллы, мулла кебек кеше, ә явыз бала, җүнсез нәмәстә үстерәсең икән. Синең балаң безнең бакчабызга кергән», – дип әйтеп киткән. Атам әйтә: «Миннән бала тумаган, иблис туган икән. Моннан соң синең өстән беркем дә рәнҗеп жалоба белән килмәсен», – диде. Шулай итеп өч тәүлек бер азык, бер стакан су бирмичә, идән астына ябып асрады. Төшеп-менеп йөри торган авызын аркылы такта белән кадаклап куйды. Өч тәүлек яткач, тирә-күрше картлары, әтине әрләп, син баланы үтерәсең, без, күршеләр, җавап бирмәле булыр дип, мине идән астыннан чыгардылар. Мин шуннан соң, ач булсам да, һичбер вакыт кеше әйберенә тимәскә ант иттем. Урлашмадым, талашмадым, һичбер вакыт сүз көрәштермәдем. Тәрбияле, инсафлы бала булуым бөтен авылга таралды.

Шуның өчен баерак тормышлы кешеләр мине үзләренә эшкә алырга бик кызыга иде. Мин, авыр булса да, физик хезмәт белән тамак туйганчы ашау нәтиҗәсендә нык булып буйга үсеп киттем.

Радиоалгычлы булдык

1926 елны Өметбаев Әхмәтша дигән укытучы киңәше белән Айдарда беренче булып BЛКСМ сафына кердем. Комсомол нинди генә эш кушмасын, зур шатлык белән сөенеп башкардым. Театрлар, концертлар кую зур эш иде ул чорда. Өстәвенә ике смена укыттым. Айдарда латин алфавиты белән урта яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызларның барысын да укырга-язарга өйрәтеп бетердем.

Үзем шундый фәкыйрь идем. Өйдә атам белән генә яшим. Өс-баш ертык, тамак ач. Өйгә кайтсаң, җимерек, салкын. Күзгә йокы керми. Шулай булса да, җәмгыятькә нинди дә булса бер файдалы, кызыклы, зәвыклы эш эшлисе килеп тора. Киңәшләшергә дип, кордашларның өйләренә барам. Күбесенең әтиләре юк, Герман сугышында һәлак булган. Кайсысыныкы ачлыктан үлгән. Әниләре белән генә яшиләр. Шулар мине күп вакытларда, Ризаның әнисе юк, ятим ул дип, үзләренә кысан булса да, ашатып чыгардылар. Кайсылары мунча да кертә иде.

Без Айдарда 23 комсомол идек. Ул елларда Казаннан студентлар, авылга килеп, җәе буе халык арасында агитация эше алып барды. Алдагы көндә яхшы тормышны без сезнең белән бергә төзибез, хәзергә безгә армый-талмый эшләргә кирәк дип, безне җәмгыять тормышында актив эшләргә өндәделәр. Айдардагы комсомол оешмасының ул вакытта волостьта иң алдынгыга әверелүендә Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбе зур роль уйнады, чөнки 1926 елны бу мәктәп Айдар авылын шефка алган иде. Шефка алуның сәбәбе шунда: Айдарның Дәүләтша малае Бикчәнтәев Гәрәйша ул вакытта Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә комиссар булып эшләде. 1927 елны Норлат районында иң беренче булып, хәтта Татарстанда да беренче булып, шушы мәктәптән радиоалгыч китереп куйдылар. Бу Айдар авылы өчен хәттин тыш зур вакыйга, яшьләргә әйтеп бетергесез шатлык булды. Аны минем карамакка тапшырдылар. Ул 1931 елга хәтле бертуктаусыз, ватылмыйча эшләде. Шуннан соңгы язмышын белмим. Татар-башкорт хәрби мәктәбе безгә – комсомолларга һәм мәктәп балаларына матди ярдәм дә күрсәтте: бушлай дәфтәрләр һәм кәгазьләр, каләм-карандаш, китаплар бирделәр. Комсомолларның күбесенә ботинка, пинжәк, бишмәтләр бирделәр.

Искелеккә каршы көрәш

Ул вакытта авылда йөзәр еллардан бирле яшәп килгән гореф-гадәтләр ифрат күп иде. 3-4 ир кеше бергә җыелса, беренче сүзне җен-пәридән башлыйлар. Бүген абзар иясе минем атның ялын һәм койрыгын үргән. Җорт иясе камыр баскан. Кырда зират өстендә ут яна, өрәк бар, фәлән кеше күргән. Төнлә яшь балалар, хатын-кызлар тышка чыгарга курыкты.

Безнең Айдарда келәү дигән әйбер бик киң таралган иде. Аңа шулхәтле табындылар, ышандылар, курыктылар. Иң куркыныч келәү берничә хуҗалыкта булды. Мәсәлән, Әкрам абыйның ата-бабалары да ел саен базардан бер ат башы сатып алганнар. Аны төнлә, бөтен халык йоклап беткәч, тавыш-тынсыз гына, казанда йә мичтә сыра чүлмәгендә пешергәннәр һәм итен ашаганнар. Сөяген ел саен, келәткә кертеп, бер ларга салып куя торган булганнар. Шулай эшләмәсәләр, имеш, алдагы елгы ат башы сөякләре аларның үзләренә ябышырга мөмкин икән. Кайбер кешеләрнең үсә торган агачы келәүле булган. Ул агач төбенә төкерсәң, ботагын, чыбыгын өзсәң, янәсе, ул кешегә тигән, гарипләткән. Авыл халкы бу хуҗалыкларга керергә, хәтта алар яныннан үтәргә курка иде. Мин бу эш белән кызыксына башладым. Районга барып, райком секретаре Шагов белән сөйләштем, эшнең ничек икәнен аңлаттым. Ул миңа үзенең җигеп йөри торган атын бирде. Авыл советы белән Җамалиев Әкрам келәтеннән ат башы сөякләрен төяп чыгарга кушты. Үзең белән тагын бер-ике комсомолны да ал, диде. Булышырга комсомоллар килмәде. Курыктылар. Авыл советы рәисе Багавиев Гилман килде, ләкин келәткә кермәде. Әкрам абзый акырып елады. Мине үтерәсең син, Риза, диде. Зарипов Вәли, Мотыйк солдат нигезенә күчкәч, абзар баганасына тишек казыганда, 5-6 килограмм чамасы күгәреп беткән, иске заман бакыр акчалар чыккан. Үзе кулга алырга курка. Мине дәште. Бер алъяпкыч итәге бакыр акча алып чыгып, утильгә бирдем. Сәгыев Мисбахның да карт каенын кистем. Гомумән, Айдар авылында булган барлык келәүләрне фәкать үзем генә туздырып бетердем. Бәхәсләшеп, берүзем беренче мәхәллә мәчетенә төнлә кереп йокладым. Тышта яшьләр мине күзәтеп торган. Төнлә сәгать нәкъ 12дә Әюпов Дәүләтшаның бөтен Айдарны җене-пәрие белән куркыта торган мунчасына кереп, мунча ташы алып чыкканым да бар. Гомумән, мин җен-пәригә ышанмый, иске гореф-гадәтләрдән курыкмый идем. Шундый авыр агарту эшләре алып бардык бит без, бер тиен дә эш хакы алмадык, бер тиенсезгә көне-төне чабып, күпме чабата ертканбыз. Әгәр үзебез үрә белмәсәк, аякка кияргә дә булмас иде. Беребез дә зарланмадык, киресенчә, шатланып йөрдек. Мәсәлән, спектакль куйганда көндез сәхнә ясыйбыз, хәллерәк кешеләрдән, аякларына егылып, вакытлыча такта, чаршау, лампа өстәл, урындык һ.б. биреп торуларын сорыйбыз. Иртәгесен җыйган әйберләрне, рәхмәт әйтеп, ватмый-җимерми хуҗаларына тапшырабыз, юкса икенче вакытта тагын кирәк булачак.

Колхозлашу

Ул вакытта партоешма булмаганлыктан, комсомол оешмасы сәяси эш тә алып барды. Дәүләткә икмәк җыю, акча җыю, сыйныфларга бүлү вакытында да комсомоллар беренче сафта бардылар.

Халык белән эшлисе бик авыр иде. Кулаклар һәм кулак иярченнәре үтерү, кыйнау белән янадылар. Бер кичне мәктәпне ачып, керосин кабызып, укучыларымны көтеп утырам. Төнге сәгать 10, бер кеше дә килми. Бервакыт пожардагы кебек шаулашып, акырып, бакырып, мәктәп ишегеннән халык керә. Карты-яше, хатыны-карчыгы – кыскасы, бөтен Айдар халкы. Алдан керүчеләрдән Садыйков Закир өстенә зур сары толып кигән. Тиз генә мине үзе янына тартып алды да: «Сине хәзер үтерәләр», – диде. Мине толып чабуы астына яшерде. Халык мәктәпкә тула тора, үтерергә кирәк барысын да, диләр. Мин Закир абый толыбының чабуы астында куян кебек калтырап торам. Минем хакта: «Ул – бөтен Айдарны елатучы, келәү җыючы мәлгунь», – диләр. Закир абый мине,  чабу астына яшереп, әкрен генә ишегалдына алып чыгып качырды.

1931 елның март аенда кулаклар һөҗүм иткәч, дүрт кеше колхоз идарәсенең тәрәзәсеннән сикереп төштек. Минем аякта бер кат юка оек, өстә дә юк, ә тышта төн, 20 градус салкын. Бакча артындагы ындырда, салам күче төбендә 3 сәгать чамасы тордык, чөнки бер җиргә барыр урын юк. Үлем хәленә җиткәч, бакча артыннан барып, Сәлахиев Вилдан әнисенең ишеген шакыдык. Җиһан тәтәй байтак вакыт ишеген ачмыйча, кертмичә торды. Андагы кебек туңуны гомеремдә онытасым юк, ике аягым өшегән, шуннан соң өч атна больницада дәваландым.

Менә Риза нишләтә!

Норлат районыннан дүрт кешене трактор йөртергә укыттылар. Ул вакытта безнең илдә тимер атлар җитештерелми иде әле. Америкадан кайтартылган ФОРЗОН тракторына утырттылар. 1933 елны, майның 25ләрендә Тау башы дигән якка, икенче мәхәлләнең мәчет мәйданына өч тракторны алып кайтып туктаттым. Олысы, кечесе, карты, карчыгы, бала-чага, бигрәк тә кызлар – бар да җыелган, барысы да, менә кем икән ул безнең Риза дип, миңа карыйлар кебек. Күгешләр дә килде. Кабызып кузгалып киткәч, арттан кеше янгын сүндерергә барган кебек иярде. Әй кызык, әй рәхәт. Менә Риза нишләтә, диләр. Мин тагын рухланып, күтәрелеп китәм…

Риза абыйның аннан соңгы тормыш юлы ил язмышына бәйле. Чираты җитеп, Кызыл Армия сафына алалар. Аннан Фин сугышына, Бөек Ватан сугышына китә. Ике мәртәбә яраланып, бер мәртәбә контузия булып, ике орден, 5 медаль, II группа инвалидлык алып, 1945 елның ноябрендә Айдарга кайта. Һәм, шәхес культына эләгеп, бик нык кыерсытыла. Үзе язып калдырганча, бер гаепсезгә, гөнаһсызга фиркадән дә чыгарыла. Бүген бу хәлләргә, әлбәттә инде, хәзер бәя бирү бик авыр… Мөмкин дә түгел кебек. Әмма, ничек кенә булмасын, бу – тарих, ул чорда ил язмышы шулай хәл ителгән. Монысы – бәхәссез.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү