Татарстанда террорчылык гамәле әзерләнү турында телефоннан ялган хәбәр җиткергән өчен ел башыннан бирле өч кешегә җәза чарасы күрелгән инде. Бу ирләрнең өчесе дә сәрхүш хәлдә җинаять кылган. Шаяртырга яки кемнедер куркытырга теләпме, төрле вакытларда коткару хезмәтләренә шалтыратып, имеш, бомба куюлары турында сөрән салган алар. Полиция хезмәткәрләре “шаян” адәмнәрнең эзләренә бик тиз төшкән-төшүен.
Һәркайсына аерым тукталып үтик. 19 февральдә Чаллыдан Дмитрий исемле 42 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылган. Узган елның гыйнвар, февраль, июль, сентябрь һәм ноябрь айларында, террорчылык гамәле белән янап, алты тапкыр шалтыраткан ул!.. Чаллы шәһәр суды аны шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Зәйдән 36 яшьлек Александр исә узган елның 4 сентябрендә 112 номерын җыеп, имештер, ишек йозагының ватылган булуы сәбәпле, өенә керә алмавын хәбәр иткән, дөресрәге, акырган. Ул гынамы: диспетчерны төрле сүзләр белән мыскыллап, коткаручылар килмәсә, өен шартлату белән янаган. Бу юлы да полиция хезмәткәрләре исерек ирне бик тиз тапкан. Аның наркотиклар куллану сәбәпле наркологта учетта торуы, берничә тапкыр административ җавапка тартылуы ачыкланган. Александрга карата “Террорчылык гамәле турында белә торып ялган хәбәр итү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. 16 мартта Зәй шәһәр суды аның ике елга иреген чикләгән.
Сәрхүш адәмнәрнең өченчесенә килсәк, монысы узган елның 5 маенда коткару хезмәте номерын җыеп, ике дә уйлап тормастан, “Путинның кабинетына бомба куйдым”, дип акырган. Полиция хезмәткәрләре кеше ышанмаслык хәбәр таратучыны шундук тапкан. “Бомба куючы” Балык Бистәсе суды алдына килеп баскан. Хәсрәт “террорчы”ның Казанда яшәүче 40 яшьлек Илдар исемле ир булуы ачыкланган. Бу көнне аның Кама елгасы яры буенда уздыруы мәгълүм булган. Анда нәрсә эшләп ятканы – билгесез. Ни эшләргә белмәгәнлектән, бераз “капканнан” соң, “шаярып” алырга уйлаган, күрәмсең. Аның хәтәр шаяруы моның белән дә бетмәгән әле. Яңа ел бәйрәмнәрендә янә Путин кабинетына “бомба куюын” хәбәр иткән. Берникадәр вакыт узгач, тагын шул“террорчы” сыйфатында телефонга тотынган…
Путин кабинетына “бомба куярга” яраткан сәрхүш Илдарга 17 мартта бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән. Тагын да кырысрак җәза чарасыннан нәни улы коткарган: суд, “террорчы” ирнең кечкенә бала тәрбияләвен исәпкә алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat