Министр Эльмира Зарипова: «Социаль оешмаларга барып йөрисе юк»

Татарстан Президенты тәкъдиме белән республикада җибәрелә торган барлык түләүләр автомат рәвештә, ягъни үзеннән-үзе күчереләчәк. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Республикада 1,5 миллион кешегә төрлечә өстәмә түләүләр каралган. Кайбер кеше бер тапкыр билгеләнгән өстәмәне гомер буе ала һәм статусы үзгәрми. Моңа Чернобыль афәтендә булганнар, репрессияләнгән кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары керә. Башка категорияләр дә бар бит әле. Аларның документларын исә социаль органнар 6 ай саен яңадан карый, чөнки гаиләнең кереме даими үзгәреп тора. Гаилә әгъзалары арта яки кими. Ул исемлеккә авыр хәлдә калган яңалары өстәлә. Шундый үзгәрешләрне исәпкә алып, әлеге өстәмәләр һәм пособиеләр исемлеге ярты ел саен яңартыла.
Илдәге киеренке вазгыять аркасында, республикада өстәмә түләүләр 1 октябрьгә кадәр кешегә автомат рәвештә күчерелә. Эльмира Зарипова аңлатуынча, гаиләгә өстәмә түләү вакыты иртәгә, киләсе атнада яки бер айдан чыга икән, белешмәләр җыеп, социаль бүлекләргә килергә кирәкми. Түләү тукталыр дип тә курыкмагыз, ул автомат рәвештә озайтыла. Нинди дә булса, үзгәрешләр килеп чыкса, бу хакта халыкка алдан ук хәбәр итәчәкләр.
Министр җәмәгать транспортында куллану өчен айлык юл акчасы алучы өлкәннәргә аерым тукталды. «Социаль оешмаларга барып йөрмәгез, – диде ул аларга. – Бу киңәшләр 16 яшькә кадәр баласына пособие алучыларга, 18 яшькә кадәр инвалид баласы булганнарга, балалар бакчасына түләү өчен компенсация билгеләнгән ата-аналарга, яман шеш белән авырып, ташламалы юл йөрү билетына ия булучыларга, баласы өчен федераль түләү алучыларга да кагыла». Шулай итеп, республикада яшәүче 600 меңнән артык кешегә өстәмә түләүләр автомат рәвештә күчереләчәк.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү