«Зөфәр абый, мин калам бит!»

Илһам Шакировны  консерваториягә  җиңел генә укырга алганнар, дигән сүзләр йөри. Имеш, 10 нчыны бетергән Илһам, Казанга килеп, өч җыр башкарган да, башка фәннәрдән имтихан тапшырмыйча, укырга кергән.  Илһамның, анда укырга керү түгел, консерваториянең коридорын да күрә алмыйча чыкканына да,  армиядән калып, Казандагы бер музыка мәктәбенә укырга керүенә дә бердәнбер шаһит мин булам инде.

Илһамның 10 нчы сыйныфка кадәр бер генә тапкыр да үзе укыган авыл сәхнәсендә җырлап караганы булмаган.  1953 елда  шушы авыл мәктәбенә укытучы булып кайттым. Илһамның җырлаганын Яңа ел  кичәсендә ишеттем. Тавышы миңа гына түгел, башкаларга да ошады, ахры: райисполком рәисе аны олимпиадага (смотр концертлары дип тә әйтәләр иде аны) җибәрергә кушты. Мин исә алып баручы идем. Әлеге олимпиадада Илһамга, бер бәхәссез, җырчылар арасында беренче урын бирелде. Аның бик матур итеп шигырь сөйләгәнен дә онытасым юк.

Мине мәктәпкә – җиде, Илһамны тугыз яшендә биргәннәр. Мин – укытучы, Илһам укучы булса да, яшь аермабыз бер генә ел иде. Шуңа күрә 1954 елның августында район военкоматыннан икебезгә дә повестка килеп төште.  Чаллы пристаненнан пароходка утырып, хезмәт итәргә киттек. Илһам Казанда укырга калып булмасмы, дигән уйлар белән бара икән. Сентябрьнең беренче көнендә Казанга, военкоматка килеп җиттек. Икенче көнне иртәдән үк шәһәргә чыгарга рөхсәт бирделәр. Тиз арада консерваторияне эзләп таптык та ишек төбендә басып торган өч ханымга мөрәҗәгать иттек. «Бу егет шундый матур җырлый, аны консерваториягә укырга кертергә иде», – дип сүз башладым мин. Башта өчесе дә рәхәтләнеп көлделәр, соңыннан монда укыр өчен, имтиханнарны җәй көне үк тапшырырга кирәклеген әйттеләр. Киләсе елга килергә кушкач: «Килә алмый ул. Аны өч елга армиягә алалар», – дидем. Өч ханымның берсе: «Алай матур җырлый икән, кайчан да соң түгел», – дип кырт кискәч, чыгып китәргә туры килде. Хәзерге акылым булса: «Илһам! Шушы коймага сөял дә җырла!» – дияр идем. Аңа укырга керергә өч түгел, бер җырлау да җитә иде бит!

Хәзер безгә берәр музыка мәктәбе табарга кирәк иде. Кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә, озак кына уйлаганнан соң, Илһам университетта белем алучы бер танышы янына барып карарга булды. Ә мин исә военкоматтагы перекличка вакытында аның өчен дә, үзем өчен дә «здесь»ны әйтергә тиеш идем. Шул арада Илһам теге танышы очраштырган бер музыка мәктәбе директорына өч җыр җырлап күрсәтергә өлгергән. Ошаткандыр инде, икенче көнне үк директор военкоматка рөхсәт сорарга килде. Озак кына тартышкан генерал, Илһамның җырлаганын ишетү белән, ризалашты бит! Аның яныннан кояштай балкып чыккан Илһамның ярым пышылдап: «Зөфәр абый, мин калам бит!» – дигән сүзләре һаман исемдә. Шулай итеп, дүрт кенә көн армия сафларында хезмәт иткән Илһамның бердәнбер «служагы» да мин булдым.

Казаннан чыгып киткәнгә ярты ел булгач, Илһамнан хат килде. Җебеп киңәйгән хәрефләр бар иде. Аларына да аңлатма бирелгән: «Зөфәр абый! Сине сагынып, син яраткан җырларны җырлый-җырлый язганда тамган күз яшьләре бу…»

Ике дистә ел узгач, Илһам белән Теләнче Тамакта кабат күрештек.  Үткәннәр хакында сөйләштек. «Илһам, теге олимпиадада җыр белән алдырмасаң, беренче урынны шигырь сөйләвеңә бирерләр иде. Нишләп хәзер нәфис сүз белән бер дә кызыксынмыйсың?» – дип сорадым. Ул тыйнак кына: «Зөфәр абый, күпне колачлау авыр бит», – диде. Хаклы булып чыкты ул. Берне берәгәйле итеп колачлады Илһам һәм атаклы Илһам Шакиров булуга иреште! Кем белә, бәлки, аның дан-шөһрәткә алып барган шушы юлының башы 1954 елны каршылаган Яңа ел концерты һәм март аендагы олимпиада булгандыр. Беренче мәртәбә тамашачы алдында нәкъ менә шул вакытта чыгыш ясады бит. Мөгаен, «Кем булырга?» дигән сорауга җавапны да ул шунда тапкандыр.

Зөфәр Дәүләтшин,

Тукай, Иске Абдул


Фикер өстәү