Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидат: «Татар язучылары «Дәрдемәнд» өчен Лирон Хәмидуллинга рәхмәтле»

Һәр елны март аенда Казан халкы кышкы мәрт йокысыннан уяна. Бу, гадәттә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар исемлеге игълан ителгәч булып ала. Мондый киеренкелек март аеннан алып, апрель азагынача дәвам итә.

Тукай бүләге кемгә биреләчәк? Менә нинди мәсьәлә борчый халыкны!

Ошбу киеренкелеккә атаклы ике язучы катнашмаган, диләр: Мөхәммәт Мәһди белән Нурихан Фәттах. Мәһди әйткән, имеш: атаклы әдип Әмирхан Еники «Тукай»ны алмыйча торып, ул югары бүләккә дәгъва белдерә алмыйм, минем кандидатурамны сызыгыз, дигән.

Егетлек!

Нурихан Фәттах, имеш, ул бүләкне алырга килмәгән, диләр.

– Мин бүләк өчен язмыйм бит! Халык өчен язам! – дигән Фәттах.

Төрле язучылар бар: зур бүләкне алырга атлыгып торучылар. Шундыйлары да була: алар бүләк бирегез, дип артыннан йөрми, бүләк таратучы комиссия әгъзаларына шылтыратмый, ул яза, ул эшли, ул хезмәт вахтасында.

Үҗәт рәвештә бүләк алырга теләүче язучы үзе язган әсәргә ышанмый, аңа бүләк бирелмәс, дип уйлый, шуңа күрә ул үз әсәрен «төртергә» маташа. Яз син шундый әсәр! Ул әсәрең үзе сине «Тукай»га тартып китерсен. Әсәр үзенең язучысын ияртеп, алдан ярып барырга тиеш! Бар шундый язучылар, аларга «Тукай»ны ефәк тасмага төреп, комиссия әгъзалары үзләре китереп бирә. Олы бүләк иҗат өчен, бары тик иҗат өчен генә бирелергә тиеш.

Бервакыт мин – фәкыйрегез 1969 елда обкомның мәдәният бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин янына йомыш белән кергән иде.

– Мөдәррис абый, бөек шагыйребез Дәрдемәнд турында документаль фильм төшерергә иде. Аның шәхси әйберләре югала бара, диләр. Сакларга иде аның архивын. Аның өчен иҗат төркеме төзергә кирәк: сценарист, режиссер, опертор. Шагыйрь йөргән, яшәгән урыннарны, туганнарын төшерергә иде, – дидем.

Мусин – партиянең актив йомышчысы, үзен әдәпле тота торган кеше, минем теләкне ишеткәч, яшелле-күкле тавыш белән миңа кычкырды:

– Син нәрсә? Алтын базлары хуҗасы, эксплуататор Рәмиевкә алтын һәйкәл салырга йөрисеңме?

Мин обкомнан кыйналган маэмай кебек чыгып киттем.

«Дәрдемәнднең бай китапханәсе, шәхси әйберләре, кулъязмалары шулай юкка чыгармы икәнни?» – дип уйладым.

Бәхетебезгә, шагыйрьнең архивы алай ук өметсез хәлдә түгел икән әле, шөкер. Дәрдемәндне «эксплуататор буржуй» дип сүгеп торган чакта да, киләчәктә кирәге чыгар, дип, тарих өчен кыйммәтле фотоларны, шагыйрьнең шәхси әйберләрен җыючы, саклаучы кешеләр бар икән.

Шундыйларның берсе – язучы, тарихчы галим Лирон Хәмидуллин. Дәрдемәнд турында ул язган мәкаләләр, ул чыгарган китаплар – бәһаләп бетергесез тарихи мирас. Лирон абый тыныч холыклы, нәселле зыялылык бар аның холкында. Ул тын гына, сабыр гына шагыйрь турында материаллар, мәгълүмат туплый барган.

Кызганыч ки, кайбер язучы-тарихчылар үз фаразларын, чын хакыйкать, дип игълан итә. Лирон Хәмидуллин исә шушы фаразларны, риваятьләрне, халык арасында таралган имеш-мимешләрне тикшерә, анализлый һәм фаразның дөрес түгеллеген яки дөреслеген исбат итә. Ул – җитди тарихчы-галим. Әйтик, «Зарица на небосклоне» исемле документаль кыйссасында ул Дәрдемәнднең ачтан үлүе турындагы имеш-мимешне инкарь итә, юкка чыгара.

«Бертуган Рәмиевләр», «Зарница на небосклоне», «Вечерний закат» китаплары һәм вакытлы матбугатта чыккан күп санлы мәкаләләре Дәрдемәнд турында җыйган материаллары – Лирон Хәмидуллинның тарих фәнененә керткән бәһасез зур өлеше. Тыелган темага тотынырга курыкмаган зур шәхес ул.

Без халык арасында таралган имеш-мимешләр буенча беләбез: Дәрдемәнд 1921 елда ачлыктан үзенең элеккеге ат караучысы ызбасында вафат була һәм аны нибары ике кеше җир куенына тапшыра. Хезмәтчесе һәм аның кызы.

Лирон Хәмидуллин шуны раслый: шагыйрь 1921 елда гүр иясе була. Ләкин ачлыктан түгел, авырудан вафат була. Ялгызлыкта түгел, туганнары янында. Фән төгәллекне ярата! Лирон ага «Поэт – издатель – меценат» исемле китабында Дәрдемәнднең вафаты турында менә ниләр яза: «Мөхәммәт ага Гайнуллин Дәрдемәнднең кызы Зәйнәп белән очраша һәм сөйләшә, Мөхәммәт ага Дәрдемәнднең үлеме турында матбугатта бастырып чыгара, Дәрдемәнд тифтан вафат була. Үлем түшәгендә ятучы шагыйрьнең янында аның сөекле хатыны Мәхүбҗамал, аның сеңлесе Маһруй, өлкән углы Искәндәр белән аның булачак хатыны Минсафа, уртанчы улы Ягъфәр була. Мәхүбҗамалның ир туганнары гаиләләре белән шунда була».

Лирон ага армый-талмый эшли, аның катнашында «Бертуган Рәмиевләр» (2002) китабы дөнья күрде, анда Дәрдемәнднең тормыш һәм иҗат юлы турында сирәк очрый торган материаллар бар.

2003 елда ук Лирон Хәмидуллин искиткеч гүзәл китап чагарды, аның атамасы – «Дәрдемәнд». Чынлыкта бу китап – энциклопедия. Татар һәм урыс телләрендә бөтен шигырьләре һәм бай фотматериал, документлар, шәхси әйберләрнең фотокүчермәләре урнаштырылган. Тукай бүләгенә дәгъва итә алырлык менә дигән гүзәл һәм бай китап.

Лирон Хәмидуллинның тынгысызлыгына шаккатасың, ул 2019 елда Дәрдемәндкә багышланган тагын альбом чыгарды.

Лирон ага Дәрдемәндкә багышланган ничәмә-ничә китап чыгарды, ләкин ул китаплар нинди дә булса яңалык, үзгәреш белән баетыла тора. Менә соңгы чыккан альбомында да башкасында булмаган нәрсәләр бар. Мәсәлән, бу альбомда Рәмиевләр куллана торган һәм Дәрдемәнднең инициаллары уелган көмеш аш кашыкларының фотосурәте һәм Дәрдемәнднең басылып чыккан барлык китапларының рәсемнәре урнаштырылган. Бу өстәмәләр китапны тагын да бизи, тагын да баета.

Лирон Хәмидуллин – киң колачлы талант иясе, ул – язучы, тарихчы, татар тарихи шәхесләрен өйрәнүче галим. Ләкин аның төп темасы – Дәрдемәнд. Мин аны  Дәрдемәндче бердәнбер галим, дип атар идем.

Татарстанның яшь сәнгатьчеләре һәрвакыт Лирон Хәмидуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Күптән түгел генә яшь театраллар «Дәрдемәнд» тамашасы күрсәтте, тамашаның консультанты  Лирон Хәмидуллин аларга киңәшләр бирде.

Лирон Хәмидуллин үзенең тарихи эзләнүләре белән каһарман! Без – татар язучылары тарих язучысы Лирон Хәмидуллинга рәхмәтле һәм шушы рәхмәтебезне рәсми рәвештә дәүләт бүләге белән раслап куйсак, бик яхшы булыр иде!

          Татарстанның халык язучсы Рабит Батулла


Фикер өстәү