Тамашачысыз “Тантана”: сөендерде дә, көендерде дә

Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Халыкара театр көне быел әнә шулай истә калды. Шушы кичтә тапшырыла торган “Тантана” премиясе дә үзенчәлекле үтте. Тамашачысыз. Җиңүчеләрсез. Хәер, җиңүчеләре бар, ләкин алар бүләкләрен алырга җыелмады. Санитар-эпидемиологик режимның үз кагыйдәләре.
Моңсу дидек, чөнки нәкъ бәйрәм көнне Әлмәт театры 28 яшьлек моңлы, талантлы артисты – Илшат Агиевны соңгы юлга озатты.
Ел да үзенчәлекле уза әлеге бәйрәм. Камал театры нинди генә алым-сценарийлар уйлап тапмый бит бу бәйрәм кичәсендә. Быел, мәсәлән, алып баручы Ришат Әхмәдуллинга ясалма акылны уйнаучы Айгөл Абашева ярдәм итте. Елның көлке дә, кызганыч та күренешләре сәхнәдә чагылмыйча калмады. Әйтик, Камал артисты Илдус Габдрахманов сәхнәгә противогаздан чыкты.
Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бәйрәмне тагын да кызыклырак итү тәкъдиме белән чыкты. “Мин Камал тамашачылары арасында еш булам. Һәм еш гына, залда утырганда, шушы атмосфераны тоюдан мәхрүм булган тамашачыны кызганам. Шуңа күрә “Тантана” бәйрәмен төрле театраль шәһәрләрдә үткәрергә тәкъдим итәм”, – диде ул.
“Тантана” бик җылы рухта үтте. Җиңүчеләре өчен дә ихластан сөендек. Әйтик, иң яхшы театр тәнкыйтьчесе булып Илтани Илялова танылды. Әлеге премия бирелмәсә дә, ул күптән иң яхшы театр тәнкыйтьчесе иде. Сүз уңаеннан, бу номинация быел беренче тапкыр билгеләп үтелде.
Дебют номинациясендә исә, “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә Сәрвәр роле өчен Ләйсән Гатауллина җиңде.
Ә менә музыкаль спектакльдә иң яхшы рольне башкаручы булып, “Минем Такташ” спектаклендәге Такташ роле өчен Артур Исламов танылды.
Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә “Микулай” спектаклендә баш рольне башкарган Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров, иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова җиңде.
Быелның үзенчәлекле спектакле – “Әлфия” (“Әкият” курчак театры) дә бүләксез калмады. Театрның берьюлы сигез артисты – “курчак театрының иң яхшы артисты” номинациясендә җиңү яулады.
“Тантана”ны Камал театрының ютуб каналында карадык. Киләсе елда тамашачыга театрда җыелырга, артистларга бүләкләрен сәхнәгә менеп алырга насыйп булсын.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Татар информ


Фикер өстәү