Алардан башка булмый. Волонтерлар ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, коронавирус сәбәпле, ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышу өчен волонтерлар тупланачак. Алар азык-төлек, дарулар сатып алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ярдәм итәчәк. Безнең заман тимурчыларын ничек туплаячаклар? Волонтерлар үзләре моңа ничек карый?

Игътибарлы булыр чак

Волонтерлар туплау эше белән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау һәм Яшьләр эшләре министрлыклары шөгыльләнә. Һәр районда «кайнар линия» ачылачак, өлкәннәр шунда шалтыратып, үзләренә нәрсә кирәк, хәбәр итә алачак.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бездә өлкәннәрне игътибарсыз калдыру дигән сүз, гомумән, була алмый. Республикада изге күңелле кешеләр аз түгел, күрше хәлен белү халыкның канына сеңгән.

– Иң элек шуны аңлыйк: безнең арада 70 яшьтән узган өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләр бик күп. Килеп чыккан вазгыятьтә куркыныч, беренче чиратта, аларга яный. Моңа бәйле рәвештә, һәрбер районга волонтерлар отряды һәм төркемнәре оештыру кушылды. Моңа яшьләр сәясәте, социаль яклау оешмалары кушылачак. Моннан тыш, җирлекләрдә ветераннар советлары, профсоюзлар эшли. Яшь хезмәткәрләрнең бу эштә актив катнашуларын сорадык. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр районнардагы социаль яклау бүлеге һәм администрациягә шалтырата алалар. Авыл җирлекләрендә исә кемнең нинди хәлдә булуын рәисләрдән дә яхшырак белүче юктыр, – дип сөйләде ул.

Министр балаларга һәм яшьләргә дә мөрәҗәгать итте:
– Тирә-юньгә карасак, безнең арада күпме өлкән яшьтәге кешеләр бар бит. Ялгыз күршеләрегез бардыр. Хәлен белеп, элемтәдә булу кирәк. Бәлки, алар нәрсәгәдер мохтаҗдыр?

Сүз уңаеннан, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең коронавируска бирешү ихтималы зуррак булуын искәртик.

«Хәлдән килгәч, булышырбыз»

«Волонтеры-медики» бөтенроссия хәрәкәте төбәк бүлегенең бүлекчәләре медицина көллиятләре булган җирлекләрдә эшли. Республика буенча әлеге оешма 2360 кешене берләштерә, шуларның бер меңе – Казанда. Бүлек координаторы Анна Макарова сүзләренчә, бу волонтерлар – Казан дәүләт медицина университеты, көллият студентлары, мәктәпләрдәге медицина отрядларына йөрүчеләр, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары. Хәзер шуларны туплау эше бара. Һәр районга якынча 50 кеше туры килә.
– Волонтерлар эшли башлаганчы мәҗбүри инструктаж узачак, аларга коронавирус вакытында үз-үзеңне тоту, профилактика кагыйдәләре турында искә төшерәчәкләр. Волонтерлар кешеләр белән контактка керми, азык-төлек һәм даруларны ишек төбендә, баскыч янында калдырачак. Иҗтимагый оешмалар белән сөйләшүләр алып барабыз, ничегрәк эшләп була дип фикер алышабыз, – диде ул.

Волонтерлар азык-төлек, дару, почта китерәчәк, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә дә булышачак. Пенсионерлар белән аралашканда барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк – яшьләр медицина битлеге, перчаткадан булачак.

Казан федераль университетында укучы Мәрьям Минвәлиева, һичшиксез волонтерлык хәрәкәтенә кушылачакмын, ди. Аның моңа кадәр дә төрле чараларда ярдәм күрсәткәне булган, психология юнәлеше буенча белем алгач, рухи яктан да булыша ала. «Яшьләр риск зонасына керми бит. Иммунитет нык булса, шул җитә. Безнең хәлдән килә бит, нишләп кул кушырып утырырга?» – ди Мәрьям.

Яшьләр эшләре министрлыгы бу эшкә һәркемне кушылырга өнди. Волонтер булып теркәлү өчен dobro.ru сайтында теркәлергә һәм гариза тутырырга кирәк. «Добровольцы России» хәрәкәтенең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта порталда 2683 волонтер теркәлү узган. Волонтерлар түбәндәге юнәлешләр буенча җыела: гаризалар кабул итүчеләр, дару, азык-төлек китерү белән шөгыльләнүчеләр, дистанцион ярдәм итүчеләр һ.б.

Хезмәттәшебез Лиана Мәрдәнова әйтүенчә, мондый вакытта волонтер булып теркәлү мәҗбүри түгел. «Волонтер ук булмасам да, эштән кайтышлый ипи, сөт ише кирәк ризыкларны, дару сатып алу һәм мохтаҗ булган кешегә кертеп чыгу берәүгә дә проблема түгел бит», – ди ул.

«Татнефть» компаниясе дә читтә калмаган. Оешманың яшь хезмәткәрләре, Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән берлектә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга җыена. Алар инде 40тан артык волонтер тупларга өлгергән. Алия Гыйниятуллина – шуларның берсе. «Социаль челтәрләрдә волонтерлар җыялар дип ишеттем дә, ике дә уйламый, барырга булдым. Татар телен белүчеләр күп кирәк икән. «Татнефть» яхшы эш эшли дип уйлыйм», – ди ул.

Язма әзерләгән вакытта алынган мәгълүматлар буенча, дөньяда 244533 кеше коронавирус йоктырган. 10 меңнән артык кеше үлгән, 86032 мең кеше терелгән.

Чулпан Гарифуллина

Заказ бирер өчен кайнар линиягә шалтыратырга кирәк:

  • Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар 8 (843) 519-34-06 телефоны буенча кабул ителә.
  • Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 (843) 264-30-86 телефоны эшли.
  • Киров һәм Мәскәү районнарында шалтыратулар 8 (843) 557-76-10 номеры буенча кабул ителә.
  • Совет районында кайнар линия номеры: 8 (843) 272-17-97.

Яр Чаллы өчен кайнар линия:

  • Автозавод районы: 8 (8552) 70-31-82
  • Үзәк районы: 8 (8552) 70-31-78
  • Комсомол районы: 8 (8552) 71-31-58
  • Өстәмә телефон: 8 (8552) 71-20-87

Шулай ук Ростуризм тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган Кайнар линия телефоннары эшли: 8 (499) 678-12- 03 — тәүлек буе; 7 915 117-04-51-дүшәмбедән җомгага (10: 00дән 19: 00гә кадәр).

Коронавирус сораулары буенча Татарстандагы кайнар линия: 8 800 222 59 00 (шалтыратулар иртәнге 7:30 дан кичке 20:00 кадәр кабул ителә)

Районнарда ялгыз өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар исемлеге һәм аларның телефон номерлары: РАЙОННАРДА ЯЛГЫЗ ӨЛКӘННӘРГӘ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ.pdf

 

Фото: tatneft.ru сайтыннан


Фикер өстәү