Полиция хезмәткәрләре Татарстанның бер районында өч кафеның махсус режимны бозганнарын ачыклаган

Полиция хезмәткәрләре Әлмәтнең өч популяр ресторанында махсус режимны бозу очракларын тапкан. Мәгълүмат шәһәрнең рәсми сайтында пәйда булды.

Әлмәттә кичә, 22.00 сәгатьтән, коронавирус таралуны булдырмас өчен кафе, рестораннар, күңел ачу клублары һәм сәүдә үзәкләре эшчәнлеге чикләнгән.

Шул ук көнне кич белән полиция хезмәткәрләре Әлмәт башкарма комитеты вәкилләре белән шәһәрнең күңел ачу учреждениеләрен йөреп чыктылар. Алар Әлмәттә популяр тугыз клуб һәм ресторанда булдылар. Өчтә эш режимын бозу ачыкланган: «Каспий», «Райский сад», «Көнчыгыш кухня». Хокук бозучы хуҗаларга беркетмәләр язылган. Хәзер инде аларга прокуратурада моны аңлатырга туры киләчәк.

Полициядә мондый рейдлар дәвам итәчәк, дип белдерделәр.


Фикер өстәү