Рөстәм Миңнеханов коронавируска бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте ( ВИДЕО)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуга бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте.

Президент бүген Казан шәһәренең 7 нче номерлы клиник хастаханәсен тикшергәндә видео яздырды. Анда ул татарстанлыларга ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә. Татарстан Президенты барлык республика халкын ситуациягә җитди карарга һәм, авыру таралуга юл куймас өчен, үз-үзен изоляцияләү режимын үтәргә өндәде.

«Россия Федерациясе Президенты тарафыннан инфекциясе таралуны булдырмау өчен кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Ышанычлы үтенечем — ситуацияне аңлау белән карарга кирәк,» —  диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү