Фәрит Мөхәммәтшин: «Кешеләрне яратты. Шундый булып истә калыр…»

Хушлашу мәрәсимен Татарстан Парламенты Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. Ул шагыйрьне якыннан белгән һәм озак еллар аралашып яшәгән кешеләрнең берсе. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Роберт Миңнуллин беркайчан да эреләнеп, үзен даһи санап йөрмәгән.

— Аз сүзле, сабыр кеше иде. Без милли лидерыбызны югалттык. Ул халык шагыйре һәм кешесе иде, — диде ул.

Хушлашуга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Ул республика җитәкчелеге исеменнән Роберт Миңнуллинның туганнары, гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

— Кешенең гомер озынлыгы аның кылган гамәлләре, изге эшләре белән бәяләнә, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Без Роберт Миңнуллинның парламент сессиясендәге истә калырлык чыгышларын, мәгълүмат чараларында халкыбыз, милләтебез турында уйлануларын хәтерлибез. Кешеләрне яратты. Гел елмаеп йөрде. Шундый булып истә калыр да.

Килеп туган вазгыять аркасында хушлашуны тыйнак кына ясарга туры килде. Әмма, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, барысы да тотрыклангач, Мәдәният министрлыгы белән берлектә шагыйрьне искә алу кичәсе оештырылачак.


Фикер өстәү