Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төзелеш срокларын өзмәскә өндәде

Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар һәм торак төзелеше срокларын өзүнең ярамаганлыгын кисәтте.

«Үз фатирларын көткән кешеләр аларны вакытында алырга тиеш. Килеп туган икътисадый вәзгыятьтә компанияләрнең аякларында нык басып торуын күрергә кирәк», — диде Татарстан Президенты бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә.

Торак белән тәэмин итүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 1 млрд 193,4 млн сумлык 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Аерым алганда, 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Агымдагы ел программасы буенча күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен барлык 46 күп балалы гаиләгә 28 мартка сертификатлар рәсмиләштерелде.


Фикер өстәү