“Зәңгәр күккә карап эзләрбез…” Татар җәмәгатьчелеге Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Йомшак куллы әти, замана белән бергә атлаучы блогер. Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Роберт Миңнуллин белән хушлашты. Замандашлары, якыннары, халкы аны нинди итеп истә калдырачак?

Коронавирус аркасында килеп туган вазгыять үз кагыйдәләрен соңгы юлга китүчеләргә дә кагыла шул… Татарстанның халык шагыйрен тыйнак кына озаттык. Шулай да татар зыялыларын битлек аша да танырга мөмкин иде. Роберт Миңнуллинны шагыйрь, популяр җырларның авторы, “инстадашларым” дип көн дә яңа шигыре белән социаль челтәрләрдә сәламләгән блогер буларак якын иткән халык та күренде.

Хушлашу Г.Камал театры каршындагы мәйданда, ачык һавада узды.

Шагыйрьне озату мәрасимен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. Ул мәрхүмне якыннан белгән һәм озак еллар аралашып яшәгән кешеләрнең берсе. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Роберт Миңнуллин беркайчан да эреләнеп, үзен даһи дип санап йөрмәгән.

— Аз сүзле, сабыр кеше иде. Без милли лидерыбызны югалттык. Ул халык шагыйре һәм кешесе иде, — диде ул. – Роберт Мөгаллим улы нәниләрнең һәм әниләрнең күңелен дә, аның үзенә генә хас нечкә хис һәм гадилек белән укып туймаслык шигъри юлларга сала алды. Аның “Шагыйрь генә булып кала алмадым” дигән җыентыгында әйтелгәнчә, ул нечкә күңелле сәясәтче дә. Тормыш тузаны кундырмыйча, саф, ихлас һәм искиткеч тыйнак булып кала белде.

Хушлашуга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Ул республика җитәкчелеге исеменнән Роберт Миңнуллинның туганнары, гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

— Кешенең гомер озынлыгы аның кылган гамәлләре, изге эшләре белән бәяләнә, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Без Роберт Миңнуллинның парламент сессиясендәге истә калырлык чыгышларын, мәгълүмат чараларында халкыбыз, милләтебез турында уйлануларын хәтерлибез. Кешеләрне яратты. Гел елмаеп йөрде. Шундый булып истә калыр да.

Килеп туган вазгыять аркасында хушлашуны тыйнак кына ясарга туры килүен Фәрит Мөхәммәтшин да искәртеп узды. Әмма, аның сүзләренчә, барысы да тотрыклангач, Мәдәният министрлыгы белән берлектә шагыйрьне искә алу кичәсе оештырылачак.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов мәрхүмне классик язучы булып китеп барды дип билгеләп үтте.

 Роберт Миңнуллинның бакыйлыкка күчкәндә калдырган эзен санап бетереп булмый. Шундый кыен вакытта да бирегә күпме халык килде. Ә мәктәп балалары да килә алган булса, мәйданнарга халык сыймас та иде. Роберт Миңнуллин әниләргә дан җырлаган җырлары белән генә дә тарих битләренә исемен язып куйды. Ул дөньялыктан классик язучы булып китеп барды, — диде ул.

Аналарга дан җырлавы юкка түгел Роберт Миңнуллинның. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ әйтүенчә, аны татар хатын-кызларының иң асыл сыйфатларын үзенә туплаган ана – Гөлҗәүһәр ханым үстергән бит. Аныңча, Роберт Миңнуллин серле кеше булып дөньялыктан китеп барды.

— Ир кешенең соңгы серен җир яшерер, дигән бабалар. Робертның соңгы сере туган халкы, туган теле турында, яшәешебездән гыйбарәттер дип уйлыйм. Илебезгә афәтләр янаганда, аның иң кирәк чагында без аның белән хушлашабыз, — диде Рәдиф Гаташ.

Әдипнең энекәше, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин аны татар дөньясында үз исемен булдырган кеше, ә нәселләре өчен өлкән абый буларак китеп баруын әйтте.

— Безнең нәсел аны «Мулла абый» дип йөртте. Ул үзенең «муллалыгы», укымышлылыгы белән безне артыннан өндәп барды. Нәселебезне генә дә түгел, якташларыбызны да. Ул җыр-моң өлкәсендәге бик күп билгеле шәхесләрне туган якка чакырды, алып кайтты. Роберт абый үзе бер яктылык иде. Аннан нур һәм җылылык бөркелеп тора торган кеше иде, — диде Ким Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин белән хушлашырга Башкорстан, Актаныштан да рәсми затлар килгән иде.
Шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова исә бу көнне барысын да елатты. Ул кыска гына чыгышында әтисенә карата яратуын берничә җөмлә белән генә дә җиткерә алды.

— Без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле, иң яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәм дә, аны сагына идем. Бик юксынырбыз инде, әти. Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез инде сине. Рәнҗеп калма, — диде Таңсылу.
Роберт Миңнуллин зәңгәр күкле, җылы көнне китеп барды. Аны Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләделәр.

Фикер өстәү