Миңнеханов сәүдә челтәрләрен яңа эш башлаучы эшкуарларга товарлар китерү белән ярдәм итүне сорады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре сәүдә челтәрләре вәкилләренә зур булмаган эшкуарларга товарларны кулланучыларга өйләренә илтүне оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов курьер аша илтеп җиткерү җайга салынган эре челтәрләр вәкилләренә кыенлыклар кичерә торган зур булмаган оешмалар белән тәҗрибә уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте», — диде Галимова.

ТР Президенты бүген «Кыстыбый» челтәренең тиз туклану рестораннарының берсендә булды. Әлеге челтәр тулысынча алып килү режимына күчте. Рөстәм Миңнехановка онлайн-заказ ничек рәсмиләштерелүен күрсәттеләр. Республикада башка рестораторларның бу бурычны ничек үтәүләрен ачыклау өчен, ТР Президенты җәмәгать туклануы вәкилләре белән видеоэлемтә режимында аралашты.

Бүген Татарстанда эшкуарлар өчен беренче онлайн-семинар узды, анда эшкуарларга коронавирус таратуны профилактикалау белән бәйле чикләүләр шартларында сатуны ничек саклап калу турында сөйләделәр. Онлайн-семинарда 1 меңнән артык кеше катнашты.


Фикер өстәү