Рөстәм Миңнеханов өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрдән шалтыратулар кабул итүче колл-үзәк эшен тикшерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ризык һәм дарулар китерү өчен ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрдән шалтыратулар кабул итүче колл-үзәк эшен тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең өлкән яшьтәге кешеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш. Уңайсызлыклар азрак булсын дип оештырырга кирәк. Ә ярдәм сораган барлык мөрәҗәгатьләр оператив рәвештә эшкәртелергә тиеш. Өлкәннәребезне сакларга кирәк», — диде Президент.

«Без булышабыз» Колл-үзәге көн саен 8:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. 8(843) 598-3-598 телефоны номеры. Шалтыратулар төрле категориядәге гражданнардан килә, алар адресатка карап бүленә.

Президентка сөйләгәнчә, һәр өч сәгать саен урыннарда социаль хезмәткәрләр төркемнәрен формалаштыралар, алар мөрәҗәгатьләрне үтәргә чыгалар.

Элек предприятиеләрдә эшләгән өлкәннәрнең гаризаларын профсоюз оешмаларына җибәрәләр. Бюджет өлкәсендә эшләмәгән яки эшләгән өлкәннәр шалтыратуын социаль хезмәткәрләр кабул итә.

Башка категория гражданнардан шалтыратуларны- яшь ялгыз инвалидлардан, балалары булган ялгыз әниләрдән, «карантинда» гражданнардан шалтыратулар — волонтерлар отрядларына, ОНФ Татарстан Республикасы буенча, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге кабул итәләр.


Фикер өстәү