Кол-үзәккә визиты вакытында Миңнеханов Казан пенсионеры шалтыратуына җавап бирде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Без булышабыз» колл-үзәге эшендә катнашты. Ул Казаннан пенсионер хатын-кыз шалтыратуына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Хатын-кыз  өйдән чыкмаска кирәклеген сөйләде һәм азык-төлек һәм дарулар китерү белән ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов тиешле ярдәмнең оештырылачагын вәгъдә итте.

«Барысы да узачак — бераз түземлек кирәк», — дип ассызыклады Президент.

Ул шулай ук колл-үзәк хезмәткәрләрен өлкән буын кешеләреннән ярдәм итү турындагы үтенечләргә оператив җавап бирергә өндәде: «Без өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртырга һәм алар уңайсызлыклар кичермәсен өчен барысын да оештырырга тиеш».


Фикер өстәү