Багананы күчерергәме, әллә йортны сүтәргәме?

Зур тырышлык куеп һәм шактый чыгымнар чыгарып төзегән йорт һәм корылмаларыгызны кабаттан сүтәсегез килмәсә, законны бозмагыз! «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте халыкка әнә шундый киңәш бирә. Моның өчен электр тапшыру линияләренең саклык зоналарындагы җир кишәрлекләрен дөрес файдаланырга  кирәк, ди алар.

Төзелеш эшләре хәзер республика шәһәрләрендә генә түгел, районнар һәм авылларда да гөрли. Тик, кызганыч, кайберәүләр Россия Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә чыккан карарыннан әллә чынлап та хәбәрдар түгел, әллә белеп тә, аны үтәми. Чөнки компания хезмәткәрләре саклык зоналарын бозып башкарган очраклар белән әледән-әле очрашып тора. Мәсәлән, Биектау районының Киндери авылында «Сетевая компания» җәмгыятенең Казан электр челтәрләре филиалы хезмәткәрләре 10кВ көчәнештәге электр тапшыру линиясе чыбыклары астында төзү материаллары сату өчен тимер контейнерлар урнаштырылуын ачыклый. Бу исә һава линиясен төзекләндерүче һәм хезмәт күрсәтүче кешеләргә, ремонт эшләренә комачаулый. Алай гына да түгел, сәүдә павильоннарына килүче кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын да куркыныч астына куя.

Иң элек әлеге сәүдә контейнерларының хуҗаларына бу хакта хатлар җибәрелә. Ләкин, аңа карамастан, таләпләр үтәлми. Энергетиклар суд органнарына мөрәҗәгать иткәч кенә, конкрет чаралар күрелә башлый. База хуҗасына тимер контейнерларны элеккеге урыныннан алырга туры килә.

Тәртип бозу очрагы әлеге кешенең күршесендә дә ачыклана. Шушы ук линиянең саклык зонасында хуҗалык корылмалары һәм коймалар корылганлыгы билгеле була. Хуҗа кеше башта аларны сүтәргә теләмәгән. Компания вәкилләренә бу юлы да судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлеге бәхәс Казанның Совет районы судында да, Республика Югары судында да каралган. Һәм аларның барысы да корылмаларның дөрес урнаштырылмавы, аларны алырга кирәклеге турында карар чыгарган. Суд актлары үз көченә кергәч, йорт хуҗасы мөрәҗәгате буенча, әлеге корылмаларны саклап калу һәм саклык зонасындагы хилафлыкларны бетерү өчен компания һәм әлеге кеше арасында килешү төзелгән. Аның нигезендә, «Сетевая компания» җәмгыяте биргән техник шартлар буенча, йорт хуҗасы электр тапшыру линияләрен төзекләндерергә тиеш булачак. Килешү шартлары буенча, якын көннәрдә ул бу эшләргә тотынырга тиеш.

Тагын бер күңелсез очракның мисалы — Югары Ослан районының Рус Макуласы авылында. Компаниянең Буа электр челтәрләре филиалы хезмәткәрләре янә хуҗалык корылмаларының һава линияләре чыбыклары астында төзелгән булуын ачыклый. Югары Ослан районы суды һәм Татарстан Югары суды әлеге корылмаларны җимерү турында карар чыгара. Хуҗа кешенең мөрәҗәгате буенча, кимчелекләрне бетерү һәм корылмаларны саклау максатыннан, компания белән ике арада килешү төзелә. Әлеге документ буенча, һава линияләрен чыбыклыга (чыбыклы электр тапшыру линияләре өчен саклык зоналары шактый кимрәк) күчерергә һәм линия уза торган юлны үзгәртергә килешенә. Шунысын да әйтергә кирәк: йорт хуҗасы, компаниянең техник шартлары нигезендә, әлеге эшләрне үз хисабына башкара.

Кем хаклы?   

Йорт һәм корылма хуҗалары ни сәбәпле мондый хәлдә кала соң? Суд юлында йөрмик дисәк, төзекләндерү һәм үзгәртеп коруга өстәмә акча сарыф итмәс өчен нәрсәне белеп торырга кирәк?

«Сетевая компания» җәмгыяте юристы Максим Кустадинчев аңлатуынча, әгәр территориядә электр челтәрләре хуҗалыгы объектлары беренче булып урнаштырылган булса, саклык зонасында нинди дә булса төзелеш, төзекләндерү яки башка төрле эшләр башкарырга теләгән кешеләр иң элек энергетиклардан рөхсәт алырга тиеш була. Әгәр инде яңа һава линиясен төзү планлаштырыла икән, бу очракта, киресенчә, электр челтәрләре оешмасы вәкилләре җир кишәрлеге хуҗасыннан рөхсәт ала.

Күңелсез хәлдә калмас өчен, барлык нечкәлекләрне алдан белеп торсагыз, бер дә зыянга булмас, ди энергетиклар. Шуңа күрә компания хезмәткәрләре халыкка йорт һәм корылмаларны төзекләндерү, үзгәртеп кору алдыннан игътибарлырак булырга киңәш итә.

Беренче эш итеп якын-тирәдә электр челтәре хуҗалыгы (электр линиясенең терәк баганасы, трансформатор подстанциясе һәм башкалар) булу-булмавын ачыклагыз. Кагыйдә буларак, аларга элмәтакта эленгән була. Анда объектның хуҗасы һәм башка мәгълүматлар языла.

Икенчедән, мондый зоналарда башкарыла торган барлык эшләр дә электр челтәрләре оешмасы белән килештерелергә тиеш – рөхсәтсез эшләү тыела. Үз белдегең белән эшләнгән эшләр республика электр челтәрләренең куркынычсызлыгына һәм өзлексез эшләвенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәр эшчегә аеруча куркыныч урыннар һәм ток суккан очракта беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелергә тиеш.

 

  • Электр тапшыру линияләренең саклык зоналарында төрле эшләр эшләгәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

– Исегезгә төшерәбез, саклык зоналары һава линияләре, җир асты һәм су астындагы чыбыклы линияләр һәм сулыклар аша сузылган һава линияләре кичүе янында урнаштырыла. Аларның чикләре көчәнеш классына бәйле, ул закон белән билгеләнгән. 0,4 көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен саклык зоналары – 2 метр; 6 һәм 10 кВ көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен – 10 метр; 35 кВ көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен – 15 метр, 110 кВ көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен – 20 метр, 220 кВ көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен – 25 метр һәм 500 кВ көчәнештәге электр тапшыру һава линияләре өчен 30 метрны тәшкил итә.

– Һава линияләре кайчагында үзләре дә янгын чыганагы булырга мөмкин. Мондый хәвеф аварияле эш режимы килеп туганда, мәсәлән, электр чылбырлары өзелгәндә, терәк аша җиргә кыска ялганыш булганда (мондый хәлнең билгеләре – терәк тирәсендә җирдәге дымның парга әйләнүе, терәкнең туфракка ныгытылган урыннарында электр дугасы барлыкка килү, изоляторлар зарарлану, электр үткәргечнең терәккә тиюе) күзәтелә. Мондый күренешләр булганда, терәккә 8 метрдан да якынрак килергә ярамый. Бу хакта кичекмәстән «Сетевая компания» җәмгыятенең контакт-үзәгенә 8-800-2000-878 шалтыратып хәбәр итегез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү