Акчаны ник кистеләр? | Халык авазы

Икенче соравым да ирем Мидхәт Хәйретдиновка кагыла.  Ул ноябрь аена кадәр 500 сум күләмендә юл акчасы алды. Шуны нишләптер бирми башладылар. Йортыбызның мәйданы – 76,80 квадрат метр, җиребез – 36 сутый. Шунда өч кеше пропискада торабыз. Улыбыз Марсель – тумыштан беренче группа инвалид. Төптәнрәк уйлап карасаң, шул акчаны кисеп калырлык сәбәп тә юк бит инде. Аңлатып бирә алмассызмы икән?

Нурҗиһан Хәйретдинова. Әлки районы, Югары Әлки авылы

Әлки районы социаль яклау идарәсе начальнигы Алмаз Хәмитов:

– 2019 елның март аенда «Татарстан Республикасы халкына адреслы ярдәм күрсәтү турында» законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, юл акчасының күләме гаилә кеременә генә түгел, гражданның мал-мөлкәтенә, җиренә дә бәйле. Мидхәт Хәйретдинов йорт-җиренә, җиргә бердәнбер милекче булып тора. Закон нигезендә йорт мәйданы – 40 кв метрдан, җир мәйданы 10 сутыйдан артса, юл акчасы бирелми. Бу очракта без Хәйретдиновка юл акчасы алу мөмкинлегенең бер юлын тәкъдим итә алабыз. Бу – йорт-җирне пропискада торган кешеләр исеменә өлешләп бүлү.

 

 

 


Фикер өстәү