Кучкар (21.03 – 20.04) Дусларыгыз зур эш башкарганда ярдәмгә килер. Якын араларга корып куелган кайбер планнарыгыз өзелер. Әмма озакламый шулай яхшырак икәнен аңлап тынычланырсыз. Кыскасы, атна авыррак башланып китсә дә, бик күңелле, нәтиҗәле генә түгел, керемле дә төгәлләнер.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) «Һәр ялтыраган әйбер алтын түгел» – бу атнада шул гыйбарәне искә төшерергә туры килер. Артык таныш булмаган кешеләрнең тасма теленә ышанып, хаталану куркынычы юк түгел. Эшегездә алга таба бик шәп ыргылыш ясау өчен мөмкинлек ачылыр. Каушап кына калмагыз. Юкса форсатны башкалар эләктереп алачак!
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ашык-пошык кына берни дә эшләмәгез һәм тирәгездәгеләргә үзегезгә йогынты ясарга маташуга ирек бирмәгез. Акча мәсьәләсе, һич көтелмәгәнчә, үтә дә уңышлы хәл ителер. Бу исә күңелегезне күтәрү генә түгел, киләчәккә якты өметләр дә барлыкка китерер. Атна ахырында эштә күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай вакыйгалар булыр.
Кысла (22.06 – 22.07) Эштә зур гына үзгәрешләр көтегез. Шуңа рухи яктан әзер торыгыз: көч туплагыз, игътибар үзәгендә булырга тырышыгыз. Акча мәсьәләсендә кайбер кыенлыклардан курыкмагыз: бик тиздән алар юкка чыгачак. Атнаның икенче яртысында сөеклегездән сюрприз көтегез.
Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегездә, ниһаять, язгы кәеф пәйда булыр. Борчуларыгыз чигенер, мәңге очына чыгып булмастай тоелган мәсьәләләр үзләреннән-үзләре диярлек хәл ителә башлар. Туганнарыгыздан байлык-муллыкка бәйле хәерле хәбәрләр ишетелер. Кредит алырга теләүчеләр шактый гына уңайлы шартларда үзләренең ниятенә ирешер.
Кыз (24.08 – 22.09) Җитәкчегез катлаулы бер эш йөкләр. Башта каушабрак калсагыз да, тиз генә үзегезне кулга алырсыз һәм аны искитмәле дәрәҗәдә башкарып чыгарсыз. Теге яки бу әйбер сатып алганда, уяурак булыгыз: начар товар төртүләре ихтимал. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне тагы да җылытып җибәрердәй хәлләр көтегез.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Зур эшләргә керешмичә, яңа планнар кормыйча торыгыз. Берникадәр тукталып, тынычланып калу, ә атна ахырында – дөньяны онытып, ял итү чоры. Буй-сынның зифалыгын арттыру, өс-башны карау өчен шәп кенә мөмкинлекләр барлыкка килер. Шәхси тормышыгыз куандырыр.
Чаян (24.10 – 22.11) Романтик хисләр белән сугарылган чор көтә. Яңа хисләр үзегезне канатландырып җибәрер, күңелегездә бик матур өметләр уятыр. Тик менә эштә генә кайбер явыз адәмнәр аяк чалырга маташыр. Бернигә карамыйча, үз вазифаларыгызны тыныч кына башкаруны дәвам иттерегез – комачаулык тудыручылар үзләреннән-үзе юкка чыгачак.
Укчы (23.11 – 21.12) Мөһимрәк очрашуларны атна башына билгеләгез – оттырмассыз! Акчага бәйле кыенлыкларның, ниһаять, узганда калуын күреп сөенерсез. Юлда таеп егылудан сак булыгыз: сынулар янамаса да, аяк-кулны нык кына бәреп авырттыру куркынычы юк түгел.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Җитәкчегез хезмәтегезне тиешенчә бәяләп, әйбәт кенә премия язарга мөмкин. Түземлегегез һәм киләчәкне алдан уйлый белүегез шәхси тормышыгызга да әйбәт кенә үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бирер. Дусларыгыз үзегезгә эштә килеп туган сәеррәк хәлләрдә икенең берсен сайлап алуга ярдәм итәр.
Сукояр (21.01 – 19.02) Хезмәттәшегез тарафыннан саксызрак әйтелгән бер сүз кәефегезне төшермәгәе. Хуш, инде шуннан соң ук диярлек күтәренкелек өсти торган хәлләр дә булып алачак. Атна ахырында читтән керемле эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Авыррак кебек, дип баш тарта күрмәгез – аны сез шаккатыргыч дәрәҗәдә шәп башкарып чыгарсыз.
Балык (20.02 – 20.03) Уңышлардан башыгыз әйләнмәсен – тырыш һәм үҗәт булуыгыз тиешенчә бәяләнергә тора! Бу хәл үзегезне бик бәхетле кеше итеп сизү мөмкинлеге бирәчәк. Шәхси тормышта гына берникадәр аңлашылмаучанлык булып алырга мөмкин. Әмма анысы да яхшыга гына!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat