Дәүләт торак фонды 25 елда Татарстан халкы өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән

Быел Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Шушы вакыт эчендә Фонд 170 595 фатир төзегән. Аларда яшәүче кешеләр саны — Чаллы шәһәре халкы кадәр.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда Фонд тарафыннан 4 970 фатирга исәпләнгән 130 йорт төзергә планлаштырыла.

Республикада 1995-2005 елларда тузган торактан 48 576 гаилә яңа фатирларга күченгән.

2005 елдан 2020 елга кадәр 122 019 гаилә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртуга ирешкән.


Фикер өстәү