Коммерцияле булмаган оешмаларга хисаплар бирү буенча бурычлары турында искә төшерәләр

Татарстан Республикасында бүгенге көндә 5847 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән.

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерцияле булмаган оешмаларның 2020 елның 15 апреленә кадәр үзенең эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарында почта элемтәсе аша яисә коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының мәгълүмат порталында бастырып чыгару юлы белән 2019 ел өчен хисаплар бирү буенча бурычлары турында искә төшерә.
Хисап тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Хисап бирү формалары һәм тәртибе Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми Интернет-сайтында урнаштырылган to16@minjust.ru .


Фикер өстәү