Татарстан Дәүләт Советына 25 ел булды

Монна 25 ел элек, 30 март көнне Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы узган иде. Шушы вакыт эчендә Дәүләт Советы формалашты, үсеш кичерде һәм күп, якты вакыйгаларга бай булды. Чирек гасыр аралыгында республиканың төрле якларын чагылдыручы 2 меңнән артык закон кабул ителде. Аларның күбесе бүген дә эшли.

25 ел элек беренче утырышны республиканың Сайлау комиссиясе үзәге рәисе Марат Сираев ачып җибәрә. Беренче чакырылышка 130 бер мандатлы сайлау округыннан 130 депутат сайлана. Беренче утырышта Парламент рәисе итеп Василий Лихачев, һәм аның урынбасары Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов сайлана. Ул вакытта биш даими комиссия сайлана. Татарстан парламентаризмы тарихында беренче тапкыр депутатларның бер өлеше даими (профессиональ) рәвештә эшли башлый. Составына 39 депутат кергән “кече парламент” оеша. Кертелә торган закон проектларын тиз арада карау мөмкинлеге туа.    

2002 елда Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрдән соң, катнаш сайлау системасы (50 проценты – бер мандатлы округлар һәм 50 проценты – партия исемлеге буенча) кертелә. Шулай итеп, конкрет территорияләр (округлар) мәнфәгатьләре белән гомуми демократик тендицияләр арасында бәйләнеш булдырыла. Бу исә үз чиратында дәүләт һәм җәмгыять проблемаларын хәл иткәндә партиянең ролен ныгыта.      

Дәүләт Советының беренче утырышында беренчеләрдән булып парламентны тәэмин итүгә киткән чыгымнарны киметү турындагы закон була. Ул чагында ике закон кабул ителә — “Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы закончалыгында парламент атамасын кертү турында” һәм “Татарстан Республикасы Конституциясенең 84 нче һәм 89 нчы маддәләренә төзәтмәләр кертү турында”. Беренче закон нигезендә, Югары Совет Дәүләт Советы дип алыштырыла.

Икенче закон Татарстан Конституциясенең 84 нче маддәсенә “Татарстан Дәүләт Советына территориаль сайлау округыннан сайланган депутат парламентта, кагыйдә буларак, даими нигездә эшли” дигән төзәтмә кертә. Шулай итеп, гамәлдәге парламент составы сизелерлек кыскара, һәм шуның белән бергә, Дәүләт Советын финанслау өчен тотылган чыгымнар да кими.  

Хәзерге вакытта Дәүләт Советында 100 депутат эшли. Һәм аларның нибары 22се генә – даими нигездә, ягъни депутатлык эше өчен бюджеттан хезмәт хакы ала. Калган 78се депутатлык вакәләтләрен төп эшчәнлеге белән бергә алып бара.

Дәүләт Советының бүгенге рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәяси эшчәнлеге ярты гасырга тула. Аның дәүләт идарәсендә җитәкчелек итү вазыйфаларында бик зур тәҗрибәсе бар. Фәрит Мөхәммәтшинның югары дәрәҗәдәге сәясәтче буларак формалашуы 1990 елда ТАССРның Югары Советына ачык сайлаулардан соң башлана. Фәрит Хәйруллович сайлаучыларның ышанычын  яулап, халык депутаты булып сайлана. Югары Советның XII чакырылышында  күп кенә хәлиткеч карарлар һәм яңа Татарстанның архитектурасын билгеләүче төп документлар кабул ителә.

1991 елның 4 июлендә Югары Совет сессиясендә Минтимер Шәймиев дәүләт хөкүмәте системасы өчен яңа вазыйфага – Татарстан Президенты – керешә һәм ант кабул итә. Ул ТАССР Югары Советы рәисе вазыйфасыннан да китә. Аның урынына халык депутаты Фәрит Мөхәммәтшин сайлана. Бу вакытта ул республика Министрлар Советы рәисе урынбасары була. 1991 елның 5 июлендә Фәрит Мөхәммәтшин Югары Совет сессиясе вакытында Рәис итеп сайлана.  

Республика хөкүмәтен җитәкләгән чор (1995 елның гыйнварыннан) да Фәрит Хәйруллович тормышында мөһим вакыт була. 1998 елда ул кабаттан республика парламентын – Дәүләт Советын җитәкли. Һәм бүгенгә кадәр әлеге вазыйфада кала.  

Бу – кызык!

— 1995 елның 30 мартыннан алып 2020 елның 18 мартына кадәр Дәүләт Советында 2111 республика законы кабул ителә.

— Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутатлары арасында алдагы чакырышларда парламентаризм мәктәбен узган профессионал, сәяси һәм тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләр бар. Мәсәлән, иң өлкән депутат Марат Гәлиевка 74 яшь.

— Шушы еллар эчендә депутатларның уртача яше үзгәрмәде һәм хәзерге чакырылышта ул — 54 яшь.

— Дәүләт Советы депутатлары төрле өлкәне тәкъдим итә: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм мәдәният. Сайлаучыларның мәнфәгатен өлкән буын да, яшь буын да чагылдыра.

— Хәзерге парламентта иң яшь депутат Нияз Гафиятуллинга 33 яшь.

Фото: kazan.bezformata.com


Фикер өстәү