Зилә Вәлиева Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр турында: “Хайваннарны яклау, кайгырту, алар өчен җаваплы булу — кешеләрнең бурычы”

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр ил хөкүмәте каршында хайваннарны саклау, яклау, җаваплылыкны арттыру бурычын куя.

  Соңгы 30 ел эчендә тормыш шактый үзгәрде. Конституциягә кертелгән төзәтмәләр дә шул үзгәрешләргә бәйле. Күп сораулар күтәрелде. Күбесе көндәлек тормыштагы проблемалар хакында. Хайваннарны яклау һәм  кайгырту  исә алдагы көнне уйлап эшләнә. Аның нигезендә кешене тәрбияләү һәм үзгәртү ята, – ди ул.

Зилә Вәлиева фикеренчә, хайваннарны кайгырту вак-төяк проблема кебек тоелса да, бу төзәтмәләр җәмгыятьнең яшәешен, тәрбиялелеген күрсәтәчәк.

– Хайваннарны яклау, кайгырту, алар өчен җаваплы булу — кешеләрнең бурычы. Паркка алып чыга икән, хайван хуҗасы андагы чисталык өчен дә, башкалар куркынычсызлыгы өчен дә җавап тотарга тиеш. Урамда йөрүче сукбай этләрне генә алыйк. Аларның да кайчандыр хуҗасы булган. Тик ул аны чыгарып җибәргән. Хайваннарга карата алай йөрәксез булырга ярамый. Аларга салкын булган кеше, баласына да, өлкәннәргә дә начар мөнәсәбәтттә булырга мөмкин. Әгәр хайваннарга карата җаваплылыкны хөкүмәт үз контроленә ала икән, бу очракта кешеләр дә үзгәрәчәк, – ди Зилә Вәлиева.


Фикер өстәү