Коронавирус вакытында кемнәр волонтер була ала?

Өйдә генә утырабыз. Коронавирус таралу аркасында шушы кагыйдәне барыбызга да үтәргә туры килә. Өлкән буынның сәламәтлеге вируска аеруча бирешүчән. Шуңа да аларга кибеткә, даруханәгә, җәмәгать урыннарына чыгып йөрүләр чикләнде.

Әмма ярдәм итәчәк кешеләр булганда иписез калырмын дип куркырга кирәкми. Бөтен ил буенча ялгыз өлкәннәргә, пенсионерларга һәм, гомумән, ярдәм кирәк булган әби-бабайларга булышу өчен волонтерлар тупланды.
Ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү өчен Бөтенроссия халык фронты, “Волонтеры-медики” хәрәкәте, Волонтер үзәкләре ассоциациясе #мывместе дигән уртак проектка берләште. Волонтерлар азык-төлек, дарулар китерү, коммуналь хезмәтләр түләүдә булыша, психологик ярдәм күрсәтә. Республикада бу проектка 3 мең 276 волонтер кушылган.
Волонтерларның температурасын үлчиләр, алар махсус белешмәлек тутыра. Мөрәҗәгать урынына барыр алдыннан аларга антисептик һәм саклану чаралары бирелә.

Кем волонтер була ала?

Штабка буш вакыты, азык-төлек ташу өчен үз транспорты, юридик һәм психолог белеме булган кешеләр кирәк. Теләсә нинди төр ярдәм дә хәзер бик әһәмиятле. Машинаң, белемең юк икән, башкача ярдәм итәргә була. Мәсәлән, өйдән чыкмый гына, онлайн булышу – өлкәннәр белән видеошалтырату буенча аралашу да каралган.

18-50 яшьлек, ОРВИ билгеләре булмаган, температурасы 37 градустан артмаган, хроник авыруларсыз – өйгә барып хезмәт күрсәтүче волонтерларга таләпләр шундый. Ә онлайн утыручыларны 16 яшьтән туплыйлар. Волонтерлар командасына кушылырга теләүчеләр мывместе2020.рф сайтына кереп, гариза калдыра ала.

“Душа России. Волонтеры” хәрәкәтенә нигез салучы Юлия Хәкимова әйтүенчә, алар санитарик-эпидемологик режим чорында пенсионерларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Өлкәннәр +7 987 296-33-73 номерына шалтыратып, гозерләрен җиткерә ала. “Таныш-белешләремә дә мөрәҗәгатем шул: якын-тирәгездә ялгыз әби-бабайлар яшәсә, хәлләрен белеп чыгыгыз, үз телефон номерыгызны калдырыгыз”, − ди ул. Социаль челтәрләрдә дә Юлия шундый белдерү калдырган. Кызыксынучылар күп.

Татарстанда волонтерлар туплау, өлкәннәргә ярдәм итү эшен оештыруны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та контрольдә тота. 29 мартта ул Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында барлыкка килгән “Без булышабыз” колл-үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә мөмкин кадәр игътибарлы булырга өндәде. “Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә эшкәртелерлек итеп оештырылырга тиеш эш. Өлкәннәребезне сакларга кирәк”, − диде ул. Шушы көнне “кайнар линия”гә 200дән артык кеше мөрәҗәгать белән чыккан булган.

Рөстәм Миңнеханов бу эштән читтә калмаган волонтерларга да рәхмәтле булуын әйтте. “Битараф булмаган, җаваплы кешеләрнең шушы ихлас ярдәме мөһим һәм бәһасез. Бүгенге вазгыятьтә бигрәк тә”, − диде Президент.

Истә тот!

Өлкәннәргә кирәкле әйберләренә заказ бирер өчен түбәндәге номерлар буенча “кайнар линия”гә шалтыратырга була:

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар 8 (843) 519-34-06 телефоны буенча кабул ителә.

Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 (843) 264-30-86 телефоны эшли.

Киров һәм Мәскәү районнарында шалтыратулар 8 (843) 557-76-10 номеры буенча кабул ителә.

Совет районында кайнар линия номеры: 8 (843) 272-17-97.

Чаллы өчен кайнар линия:

Автозавод районы: 8 (8552) 70-31-82

Үзәк район: 8 (8552) 70-31-78

Комсомол районы: 8 (8552) 71-31-58

65 яшьтән өлкәнрәк республика халкы шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 (843) 598-35-98 кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итә һәм ярдәм кирәклеге турында хәбәр итә ала.

Республикада Бөтенроссия халык фронтының кайнар линиясе — 8-800-200-34-11 һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең бердәм колл-үзәге  — 8 (843) 238-10-00 эшли.


Фикер өстәү