13 ел көткән бәхет

Арча районының Ашабаш авылында гомер итүче Сәрия һәм Рәхим Хәйруллиннар дүрт балага әти-әни назы бирә. Кайчандыр үзе дә ятим калган дүрт сабыйны бәхетле иткән әниләре Хәернисаның сүзләрен тыңлый алар.

– Мин төп йорт килене. Әти-әни белән тату яшәдек. Бар да яхшы, тик күңел китек иде. Рәхим белән балабыз булмады. Бөтен туганнарыбызның да балалары бар, бездә генә юк, – дип искә ала яшь чакларын Сәрия. – Балабыз булмаса да, бер-беребездән гаеп тапмадык. Гел өметләнеп яшәдек. Аллаһы Тәгалә безгә 13 елдан соң бала бирде. Бер генә дә түгел, берьюлы икене! Әле ярый ул чакта әнинең сүзен тыңладык.

2007 елда Рәхимнең әтисе үлеп китә. Шуннан соң әниләре яшьләргә киңәш бирә, бала алырга куша. Барысы да бик тиз һәм җайлы барып чыга. Абыйлы-

энеле Женя белән Кириллны үзләренә алып кайталар. Сабыйларның әтиләре дә, әниләре дә исән булмый.

– Балалар йортына килеп керүгә, күзләрем улларымны эзләп тапты. Бер мизгелдә яраттым мин аларны. Үземнекеләр, дидем. Хәзер дә сөенеп туя алмыйм. Тапмасам да, үз балаларымдай алар, – ди Сәрия.

Бу йортка кайтканда малайларның берсенә – 4, икенчесе 3 яшен тутырган була. Алар да яңа гаиләгә тиз ияләшә. Әбиләре Хәерниса яңа исемнәр дә бирә үзләренә. Олысына – Руслан, кечесенә Рөстәм дип йөри башлыйлар. Язмышлары турында чынбарлыкны яшереп тормыйлар.

– Безнең әни бигрәк акыллы иде. Малайлар үсә төшкәч, кыз бала да алыр­га киңәш бирде. Башта ашыкмадык. Әмма әни үз сүзендә торды. «Мин үлсәм дә, әманәтем шул: кыз бала ал», – диде. Күп тә үтмәде, ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Без, әнинең сүзләрен тыңлап, башта бер кыз баланы, аннан икенчесен алып кайттык. Бер ел дигәндә, ике Анялы булдык, – ди Сәрия.

Кызларның исемнәрен үзгәртеп тормыйлар. Берсенә – кечкенә Аня, икенчесенә зур Аня диләр. Ашабашка кайт­канда, олы кыз – 6 нчы сыйныфта, кечесе башлангычта укый торган була. Гаиләгә тиз ияләшәләр. Сәрия белән Рәхимгә «әти-әни» дип дәшә башлыйлар. Хәзер алар рәхәтләнеп татарча сөйләшә.

– Мин язмышыма бик рәхмәтле. Балабыз юк дип борчылган идем. Күрәсезме, бүген миннән дә бай кеше юк. Ике уллы, ике кызлы мин. Аллаһы Тәгалә ятимнәргә наз бирергә кушкандыр, мөгаен. Баштарак балалар алып кайта башлагач, төрле сүзләр ишетелде. Әмма мин аларга колак салмадым. Миңа үз бәхетем кадерле иде. Йортымда шат елмаюлы балаларым, янәшәмдә ирем булса, шул җиткән, – ди Сәрия.

«Балалар үстергәч, өйдә генә торасызмы?» – дим. Юк, алай түгел икән. Рәхим дә һаман эштә. Үз авылларында эш беткәч, башка җиргә барып эшләп йөри. Сәрия башта балалар бакчасында, аннан почта бүлегендә, фермада мөдир дә булып эшләп ала. Хәзер дә эшсез тормый. Ә гаиләдәге эшләрне бергәләп башкаралар. Йорттагы эшләр – егетләр белән Рәхим өстендә. Малларны да бергә карыйлар. Кызлар да бөтен эшне белә. Әниләре өйрәткән. Егетләр икесе дә Арчада училищеда белем ала. Әниләре, укып бетергәч, армия­гә баралар, дип горурланып сөйли. Әле менә олысына машина алып биргәннәр.

– Тагын берәр бала алмыйсызмы, диләр. Каршы киләм. Шушы дүрт балабызны аякка бастырасы бар. Уллары­быз­ны өйләндерәсе, кызларны кияүгә бирәсе алда, – ди Сәрия. – Бу балаларны тәрбиягә алганыма сөенеп бетә алмыйм. Аларның рәхмәтләрен ишетү, әти-әни дигән сүзләре, куеныма сарылулары ни тора! Тапкан түгел, баккан бала да бәхет алып килә икән.

 

Гөлгенә Шиһапова 


Фикер өстәү