Гомумроссия халык фронты волонтерлары өлкәннәр һәм инвалидларга ярдәм итү буенча “Кайнар линия” ачты

Гомумроссия халык фронты һәм волонтер-медиклар коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында өйләрендә утырырга мәҗбүр булган 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалидларга ярдәм итү буенча “Кайнар линия” оештырган.

Шулай итеп, 8 (800) 200-34-11 номерын җыеп, волонтерлардан түбәндәге ярдәм төрен сорарга була:

• азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алу;

• торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча.

Хәзерге вакытта ОНФ волонтерлары һәм волонтер-медиклар штаблары илебезнең барлык төбәкләрендә эшли башлаган.
“Кайнар линия” телефонына тәүлек әйләнәсендә шалтыратырга мөмкин.

Теләгендә булган һәркем “Кайнар линия”, dobro.ru яки мывместе2020.рф сайтлары аша ярдәм кулы тәкъдим итеп, волонтерга әйләнә ала.

Һәр волонтер теге яки бу кешегә ярдәм итәргә чыгып киткәнче, тән температурасын үлчи, инструктаж үтә, саклану чаралары (медицина битлеге, пирчәткә, антисептик) белән тәэмин ителә. Волонтерларга фатирга үтү тыела – ихтимал чирдән саклану таләпләре шундый. Алар продуктлар һәм даруларны бушлай китереп бирә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бары тик чек буенча продуктлар өчен генә түли.


Фикер өстәү