Татарстанда тулы үзизоляция режимы кертелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның коронавирус инфекциясе таралуга бәйле карарын Ләйлә Фазлыева җиткерде.

Казан Мәскәү артыннан коронавируска бәйле рәвештә чикләүләр кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда үзизоляция режимы кертелү турында игълан итте. Президент карарын Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Үзлектән изоляцияләнгән урыннан китү кайбер очракта гына рөхсәт ителәчәк. Исемлекне шушы арада раслаячаклар.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, үзизоляция режимыннан чыгу вакыты әле төгәл билгеле түгел. Ул илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле хәлнең стабильләшүеннән торачак.

Бу хакта тулырак «ВТ» сайтында алдагы сәгатьләрдә укырга мөмкин булачак.

Фото:  pixabay.com


Фикер өстәү