Мамадыш егетләре ябалакны коткарган

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында яшәүче Даниил Муталапов һәм Радмир Митрофанов кызыклы табылдыкка тап була. Алар җирдә ятучы ябалакны күреп алып, өйләренә алып кайта һәм ит ашата.

Яшь коткаручыларның әниләре районның ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә. Анда исә ябалакка беренче ярдәм күрсәтә. Табиблар аның җилкә сөяге сынган булуын ачыклый.

— Кошның җилкәсенә операция ясалды. Бүген ул табиблар күзәтүе астында. Үзен яхшы хис итә, – дип сөйләгән Мамадыш районы ветеринария берләшмәсенең мал табибы Раил Мирзаянов.


Фикер өстәү