Рөстәм Миңнехановның cанитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле мөрәҗәгате

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Яңа тип коронавирус таралуга бәйле рәвештә, дөньяда хәлләр киренеке тора. Бу чир белән очрашкан илләр, пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар күрә. Россиядә чир йоктырган кешеләрнең саны алардагыга караганда әлегә берничә тапкыр ким, ләкин вазгыять гаять тиз үзгәрә, вирусның меңнәрчә кешенең гомерен өзүе ихтимал. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш.

Эшләми торган дип игълан ителгән атна – каникул түгел! Ул күзгә-күз аралашулар санын киметү һәм коронавирус инфекциясенең таралуын киметү өчен бирелде. Хәзер паркларда йөрер, шашлык пешерергә чыгар һәм дуслар белән очрашулар оештырыр вакыт түгел!

Әмма үткән ял көннәре шуны күрсәтте: кызганыч ки, куркынычның никадәр җитди булуын барыгыз да аңлап бетерми әле.

Әгәр сезгә кибеткә яисә даруханәгә барырга кирәк икән — «кайнар линия»гә шалтыратыгыз. Махсус волонтерлар сезгә дару hәм азык-төлек алырга ярдәм итәчәк. Бу гади кагыйдәләрне барыбызның иминлеге өчен үтәргә чакырам.

Изоляциядә булуның кыен икәнен аңлыйм мин. Ләкин хәзер барысы да – үзебезнең кулда. Республикада вазгыять контрольдә тотылсын өчен, Татарстан хөкүмәте, табиблар һәм шәхсән үзем дә барлык зарури гамәлләрне кылабыз.

Һәрберегезгә мөрәҗәгать итәм: өйдә генә торыгыз!

Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм бу хатны туганнарыгызга,  дусларыгызга да җибәрегез.

Сәламәтлегегезне кайгыртып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү