Югары уку йортлары абитуриентларны виртуаль ачык ишекләр көненә чакыра

Россиядә университет аудиторияләре буйлап өйдән чыкмыйча йөрү, факультет деканыннан шәхси онлайн-консультация алу мөмкинлеге булдыра. Югары уку йортларына нәкъ менә шундый режимда традицион ачык ишекләр көнен үткәрергә туры киләчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ломоносов исемендәге МДУ, үз тарихында беренче тапкыр, мондый форматны сынап карады. Махсус портал ачылды, анда абитуриентлар ректор һәм деканнар чыгышын гына түгел, фәнни лабораторияләр, уку корпуслары, спорт объектлары, китапханәләрнең уку залларын да карый алды. Өстәвенә, барысы да — панорама режимында.

Булачак студентлар белән виртуаль очрашулар оештыру тәҗрибәсе булган югары уку йортлары да бар. Бу — 5-100 проектында катнашучы кайбер университетлар. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш федераль дәүләт университетында вебинар рәвешендә ачык ишекләр көне һәр ай саен диярлек уздырыла.


Фикер өстәү