Татарстанда һава торышы: 15 градус җылы көтелә

Бүген, 31 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Көндез республикада урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Төбәктә көндез һава температурасы 10-15 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү