Россиянең югары уку йортларына керү имтиханнары кичектерелә

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы коронавирус инфекциясе таралу аркасында югары уку йортларына керү имтиханнарын кичектергән. Бу хакта, ведомство башлыгы сүзләренә таянып, ТАСС хәбәр итә.

Шул ук вакытта имтиханнар булачак төгәл вакыт турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.

Моңа кадәр илдә бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыруның төп этабы кичектерелү турында карар кабул ителүен искә төшерик. Имтиханнар 8 июньнән башлана, дип хәбәр итте Россия Мәгърифәт министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 11нче сыйныфлар өчен имтиханнар – 8 июньнән, ә 9нчы сыйныфлар өчен – 9 июньнән башлана.


Фикер өстәү