Татарстанда 5 яңа коронавирус очрагы теркәлгән

Барлык очраклар да читтән кертелгән. Коронавирус Швейцария һәм Италиядән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Алар барысы да башта медицина күзәтүе астында йортларында үзизоляцияләдә булганнар.

Хәзерге вакытта хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Температуралары күтәрелү теркәлмәгән.

Республика халкын үзизоляция режимын сакларга һәм өйдә генә торырга чакырабыз. Якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз.


Фикер өстәү