Коронавирус килеп чыгу куркынычы булган кешеләр белән көн дә аралашучы табиб Алсу Шәфигуллина барысын да ачыктан-ачык сөйләде

Бөтен тормыш хәзер коронавируска бәйледер кебек. Урамны да тәрәзә аша гына күзәтәбез. Күңелдә бары бер уй: хәзергекиеренкелек кайчан бетәр?Без бит элек рәхәт яшәгәнбез икән…

– Бетәчәк ул, гел алай бармас. Бу көннәрне тизләтү өчен карантин игълан иттеләр. Өйдә ябылып яту чирне таратмас өчен бик мөһим, – ди Казандагы 10нчы балалар сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Алсу Шәфигуллина.
Табибәнең шулай тынычлык сакларга тырышуы сокландыра, әлбәттә. Тик ул да – адәм баласы, ә күңеле төшеп китсә? Беләм, медицина хезмәткәрләренә андый сорау бирергә ярамыйдыр да… Әнә Италия табибларының эмоциональ хәләте бик авыр, диләр.

– Безнең дә эш артты: көн димибез, төн димибез, алны-ялны белмибез… Иң мөһиме: нәтиҗәсе яхшы тәмамлансын. Төшенкелеккә бирелгән юк, башка күңелсез уйлар кертергә вакыт та калмый, – ди Алсу ханым. – Позитив уй белән яшәргә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта. Әлегә безнең хәл шөкер итәрлек, Италиянеке белән чагыштыра торган түгел. Илдәге, аеруча республикадагы вазгыять күпкә яхшырак, тынычрак. Италиядә меңәрләгән кеше авырый. Кемгә ничек ярдәм күрсәтергә белмиләр. Хастаханәдәге сырхауларны дәваларга, үлгәннәрен җирләргә озатырга кирәк… Ул хәлләрне күз алдына китерү дә авыр.

Табибә вируслы чир бездә дә яшен тизлегендә таралмасын өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш дип саный. Ул әйткән һәм үзе дә кулланган киңәшләр гап-гади. Без аларны көнгә әллә ничә мәртәбә ишетәбез, укыйбыз. «Урамнан кергәч, кулларны, битне сабынлап юабыз. Йогышсызландыручы сыекчалар сөртәбез. Эштә дә, урамда да битлек киябез. Гади медицина битлеге икән, аны ике-өч сәгать саен алмаштырабыз. Өйдә, бинадагы җиһазларны, гаджетларны, ишек тоткаларын көнгә берничә мәртәбә юеш чүпрәк белән сөртәбез. Сөлгеләрне ешрак алмаштырырга, теш щеткаларын ябык урында аерым сакларга, бүлмәләрне җилләтергә! Өйдә ОРВИ белән авыручы булса, аны аерым бүлмәгә яткырырга!»
Эпидемиолог Алсу Шәфигуллинаның эше җаваплы. Ул да, башка хезмәттәшләре шикелле, авыру килеп чыгу куркынычы булган кешеләр янында йөри. Анализлар алалар, аңлату эшләре алып баралар. Төрле кеше белән аралашып, эшне төгәлләгәч, өйгә кайтып керәсе бар бит әле. Анда өч яше дә тулмаган Диләрәсе, якыннары… Бала әнисенең күбрәк өйдә булуын теләсә, якыннары табибәнең хезмәтен бик яхшы аңлый һәм ярдәм итәргә тырыша. Ярдәм дигәнең, артык сорау биреп борчымыйлар, өйдәге эшләрдән азат иткәннәр. Аның хәтта сабые белән уйнарга, аңа әкиятләр укырга да җае чыкмый. Авыруны җиңеп, гадәттәгечә яшәү башлангач инде… Нәни кызчык та шул көннәрне зарыгып көтә икән.

Короновирус табиблар өчен дә яңа чир. Профилактика, саклану чаралары турында беркем дә аерым әзерлек курслары үтмәгән.

– Югары уку йортында укыганда вирусларга, пандемияләргә ничек каршы торырга өйрәттеләр, безне фәнни яктан нык әзерләделәр, – ди табиб-эпидемиолог. – Хәзер менә шуларны эштә кулланабыз. Чит илдә ял итеп кайткан якташларыбыз безнең күзәтү астында.

Алар чит илдән кайтучыларның сәламәтлеген тикшерәләр. Ничек сакланырга өйрәтәләр. Авыру йоктырмаганмы икәнне белү өчен өйләренә барып, анализлар алалар. Ул кешеләр белән табиблар көн дә элемтәдә тора. Әти-әнисе генә ял итеп кайткан очракта да, өйдәге балалар да тикшеренү үтә. Ул кешеләр ике атна өйдә карантинда утыра. Авыру билгеләре булганнарны хастаханәгә салалар. Белгечләр махсус киемнәр, авыз-борынны каплый торган респираторлар кияләр. Аларны өйгә махсус машиналар йөртә.
Бу көннәрдә табиблар кемнәр белән генә очрашмый, аралашмый. Әлеге чир тормышка карашны үзгәрттеме икән? Алсу ханым әйтүенчә, үзгәрешләр барлык кешедә дә булгандыр. Якыннарың турында уйланасың, үткәндәге ачулар онытыла. Тормыш вак-төякләренә салкын акыл белән карыйсың.

– Бездә авырулар әлегә читтән кайтучылар исәбенә арта. Таләпләр үтәлмәсә, саклану булмаса, хасталар кисәк күбәергә мөмкин, – ди табибә. – Элек чит илдән кайтучылар, безне нигә ябалар, дип каршы торса, хәзер вазгыятьне бик яхшы аңлыйлар. Дөньякүләм яңалыклар аша пандемия дигән сүзнең уйдырма түгеллеген күрәләр.
Чит илдән кайтучылар кайда булулары, кемнәр белән аралашулары хакында сырхауханәгә хәбәр итәргә тиеш. Өйдә берәрсе авырый башласа,табиб чакыртырга. Кешедән анализ алмыйча, нинди вирус эләктергәнен әйтү кыен. Коронавирусның да беренче билгеләре ОРВИныкына охшаш. Анализ нәтиҗәсе бер-ике тәүлек эчендә әзер була.
Табибә тирә-юньдәге хәлләргә дә битараф кала алмый. Иртән эшкә барганда олы яшьтәге апаның кечкенә оныгы белән урамда йөрүенә борчылган.

– Бала егыла-егыла «самокат»та йөри. Өлкән кеше гамьсез генә атлый. Мондый күренешләргә сискәнеп китәм, гамьсезлек бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, – ди ул. – Урамга чыкмаска диелгән икән, чыкмаска бит инде. Ник сүз тыңламыйлар? Аңлашылмый… Юкса, олылар балалар сәламәтлеге өчен дә җавап бирә. Кечкенә бала белән чит илгә йөрү дә ярый торган гамәл түгел. Сабыйлар анда еш авырый. Әти-әниләр үзләре дә газаплана, баланы да интектерә. Бәләкәчләрнең иммун системасы формалашып бетмәгән. Әле шушы көннәрдә генә төнлә янә чит илдән кайтучы очкычны аэропортта каршы алдык. Һаман йөреп торалар, һаман кайталар. Араларында балалар да бик күп…

Фәния Арсланова


Фикер өстәү