Бушлай битлек өләшүче Илсур Нәбиуллин: «Олы апаларның күңелләре тулды хәтта»

Кайберәүләр уңайлы форсаттан файдаланып, битлекләрнең бәясен берничә тапкыр арттырып сатканда, икенчеләр үзләре теккән яки сатып алган вируслардан саклану чарасын халыкка бушлай өләшә.  Мәсәлән, Илгизә Сибгатуллина волонтерларга 120 данә битлек тегеп өләшкән.


“Яхшылык эшлә дә суга сал” дигәндәй, тыйнак ханым үзе бу турыда күп мәгълүмат әйтергә теләмәде. Мондый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр Казанда да бар. Бер кыз, мәсәлән, күршеләренә битлекләрне шулай ук бушлай тегеп тараткан.

 


Башкортстан эшмәкәре Илсур Нәбиуллин исә Баймак районының Темәс һәм Бетерә авыллары халкына 1500 данә күп тапкыр кулланыла торган битлек өләшкән. Аларны халыкка тараткан вакытта саклык чараларын да күрергә онытмаганнар: махсус пакетларга салып, почта әрҗәләренә куеп киткәннәр. — Халык янына барганда волонтерлар битлек һәм перчаткалар киде. Кулларын антисептик белән дә эшкәртергә онытмадылар, – диде ул.

Әлбәттә инде, мондый көтелмәгән ярдәмне авыл халкы бик куанып кабул иткән. — Үзем яшәгән авылдан да, күрше авыллардан да рәхмәт әйтеп шалтыратучылар күп булды. Хәтта бер өлкән яшьтәге апа күңеле тулып елап та алды, — ди Илсур Нәбиуллин. Аның үрнәген башка эшмәкәрләр дә кабатларга булган. Алар инде Илсурның үзенә язып, бу хакта кызыксына да башлаганнар.

— Безнең арада өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре аркасында авыр хәлдә калган, гомумән, гап-гади гигиена әйберләре артыннан барырга мөмкинлеге булмаган кешеләр бар. Әйдәгез, беркем дә авыр хәлдә калмасын. Без бары тик бергә булганда һәм бер-беребезгә ярдәм иткәндә генә әлеге авыруны җиңеп чыга алырбыз, — ди эшмәкәр.

 

— Шөкер, шәхси битемә язып, яхшылык эшләргә теләүчеләр дә көннән-көн арта. Шунысы тагын да сөендерә.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү