Татарстанда яңа мәктәпләр дә, балалар бакчалары да төзелә

Быел Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысасында ике мәктәп төзеләчәк. Тагын өч мәктәп “Торак һәм шәһәр мохите” проекты буенча калкып чыгачак.
Илкүләм проект кысасында ике мәктәп Казанның Н.Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында пәйда булачак. Һәркайсы – 1,2 мең укучыга. “Торак һәм шәһәр мохите” проекты буенча өч мәктәпне исә Казан һәм Питрәч районында төзү күздә тотыла.
Төбәк бюджеты хисабына барлыгы 3,3 мең укучыга дүрт мәктәп пәйда булачак.
Авыллар да читтә калмый. Алар өчен җиде мәктәпне проектлау эшләре алып барыла. Өчесе балалар бакчаларын да үзләренә сыендырачак. Шулай итеп, укучыларга – 1,4 мең урын, нәниләр өчен 60 урын булдырылачак. Моннан тыш авылларда алты спорт залы капиталь төзекләндерүне көтә.
Балалар бакчалары дигәннән, быел 22 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе (5 мең урынлы, шул исәптән 2,5 меңе – ясле балалары өчен) төзеләчәк. Шул исәптән “Демография” илкүләм проекты буенча төбәктә 2,6 мең урынлы 12 балалар бакчасын булдыру күздә тотыла. Төзелешләргә барлыгы 4,7 миллиард сум акча тотылачак.


Фикер өстәү