Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Социаль челтәрләр мине йотмады әле»

Шигъри җанлы, табигатькә, гадилеккә гашыйк кешеләр хәзер сирәк очрый. Ә Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов нәкъ менә шундый. Тыйнак, эчкерсез, гади. Бүгенге хәлләргә, театр, артистлар тормышына аның үз карашы…

«Гаиләдә туган конфликтларны вирус, карантин белән бәйлисем килми…»

– Дөнья тынгысыз бүген. Мәгълүм хәлләр артистларны тамашачысыннан аерды да куйды. Әлеге вазгыять сезгә дә йогынты ясамый калмагандыр?
– Билгесез вакытка тамашачыбыз белән аерылып тору җиңел бирелми. Әлбәттә, сәхнә, тамашачылар, спектакльләр, хезмәттәшләр бик сагындыра. Тик бернишләп тә булмый. Ходай биргән әлеге сынауны бары тик үзебезне саклап кына үтә алабыз. Шуңа да һәркайсыбызга уйланырга, дөньяны биләп алган проблемага җитдиерәк карарга кирәк.
– Бу вакыйгалардан соң дөнья, кешеләр үзгәрер, дип уйлыйсызмы? Бу бәла нәрсәгә өйрәтер икән безне?
– Кешенең дөньяга карашы үзгәрер, дип уйлыйм. Сәламәтлеккә, чисталыкка игътибар аз бирелә. Табибларга да вакытында күренмибез. Менә шушы ялгышларны төзәтүгә игътибар бирә башларбыз, миңа калса. Һәркем әлеге хәлләрне зур бер дәрес буларак кабул итеп, үзенә нәтиҗәләр ясар, дип ышанам.
– Карантин булу сәбәпле, әти, ир рольләренә игътибар күпкә арткандыр…
– Әлбәттә, гаиләгә игътибар артты. Көн буе өйдә утырабыз бит. Кибеткә дә чыккан юк әле. Бер-беребез белән күбрәк аралашабыз, кызыбыз белән дә рәхәтләнеп уйнарга вакыт күп хәзер. Карантинны гаилә белән авылда уздырабыз. Җитәкчеләребез билгеләгән тәртипләрне монда да бозмыйбыз.
– Көннәр буе гаиләдә уздыру татулыкка зыян китермәдеме? Статистика конфликтлар арту турында сөйли бит…
– Гаиләдә туган конфликтларны вирус, карантин белән бәйлисем килми. Мин, киресенчә, карантин гаиләне, туганнарны берләштерергә генә тиеш, дип уйлыйм. Безнең гаиләгә килгәндә, Аллага шөкер, әле начар якка үзгәрешләр юк. Бер-беребезгә булган хөрмәт артуын гына сизәм.
«Театрга килгәч, ике-өч ел кеше булырга өйрәнергә кирәк…»
– Камал театры труппасында сигезенче сезон эшлисез. Театрдагы беренче көннәрегезне, тәүге ролегезне искә алыйк әле. Яңа гына театр училищесын тәмамлаган егеткә җиңел булмагандыр?
– Яшермим, бик авыр иде. Шундый күренекле театрга эшкә алдылар да, мин артист булдым, дигән сүз түгел бит. Бирегә килгәч, ике-өч еллап кеше булырга өйрәнергә, ягъни театрның эчке тормышына яраклашырга, хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк. Театрның олпат артистлары янында сүзне үлчәп сөйләшергә, артык масаймыча, үз-үзеңне тыйнак тотарга кирәклеген дә онытмадым. Аллага шөкер, театр труппасы яхшы кабул итте. Театрга килгәч булдырган яхшы мөнәсәбәтләр бүген дә саклана. Беренче рольгә килгәндә, бик нык каушаганым истә калган.
– Хәзер тәҗрибә күпкә артыграк. Бүген рольләр белән эш ничек соң?
– Бүген дә шул каушау хисе кимеми. Хәер, бу – өлкән артистлар өчен дә табигый хәл. Яңа рольләргә караш үзгәрде дип әйтә алмыйм. Җаваплылык та арта гына. Ә театрның эчке тормышында үзгәрешләр җитәрлек. Хезмәттәшләр белән аралашу күпкә җиңел. Труппада хөрмәт итүләрен дә сизәм.
– Камаллылар мәш килеп «Өйләнәм» спектаклен әзерли башлаган иде. Төп рольләрнең берсен сез башкарачаксыз. Бик үзенчәлекле образ булырга охшап тора.
– Образ, чыннан да, үзенчәлекле, бүгенге көн белән аваздаш. Илһамият дөньясына чумган, гаҗәеп шигъри җанлы блогер, журналист егет ролен башкарачакмын. Ул әле мәхәббәттә беренче адымнарын гына ясый. Насыйп ярын табарга, идеаль гаилә турында күбрәк белергә ашкына. Тик үз мәхәббәтен көтелмәгән җирдән – үз яныннан таба. Барлык серләрне дә ачмыйм, Ходай язса, премьерада очрашырбыз.
– Сезнең оста итеп шигырь укуыгыз да мәгълүм. Бөтенләй башка кешенең хисләрен ничек җиткерергә соң?
– Мин үзем дә моны төгәл аңлата алмыйм. Шигырь, чыннан да, шәхси әйбер. Шагыйрьләрнең хисләрен күпмедер дәрәҗәдә җиткерә алуымны табигатькә бәйлим, чөнки ниндидер катгый кагыйдәләрне истә тотып сөйләгәнем юк. Шигырьне кулга алу белән, андагы хис-тойгыларны тире аша үткәрәм мин. Атналар буе юлларын уйлап йөрим. Аннан соң, шигъриятне яратуым, шигырь белән яшәвем, шигъри җанлы кешеләр янында йөрүем дә ярдәм итәдер. Менә шулар барысы бергә кушыладыр инде.
– Хәзер күп артистларның тормышы социаль челтәрләрдә. Сез аның яклы түгел, ахры…
– Яклы түгел, дип әйтә алмыйм. Мин интернетны күзәтәм, үземә кирәкле яңалыкларны да карап барам. Тик артык кереп китеп, вакытымны сарыф итәсем килми. Мин – табигать кешесе, шуңа да бу «чир» йотмады әле. Кыскасы, социаль челтәрләрдә артык актив булмавым тормышымны тамашачыдан яшерү теләге белән бәйле түгел. Серләрем бар, дип тә әйтә алмыйм.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү